Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Өйдә тәртип өчен кем җаваплы?

Гаиләдә аты-юлы белән сүгенү­челәрне 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртып куярга мөмкиннәр. Андыйларга биш мең сумга кадәр штраф та яный. Дәүләт Думасында якыннары һәм туганнары янында телен тыя белмәү­челәрне җаваплылыкка тарту турындагы закон проектын тикшерә башлаганнар. Әлеге уңайдан депутатлар халык арасында сораштыру да үткәрмәкче. Өйдәге чүпне тышка чыгарабызмы?

Биш яшьлек Әмирне балалар мәйданчыгында бөтен әти-әниләр белә. Күрше йортта яшәүче малай ике сүзнең берендә сүгенү сүзләре кыстырып сөйләшә. Уенчыгын тартып алулары ошамаса, китереп сугарга да күп сорап тормый. Шуңа күрә өлкәннәр балаларын Әмир­дән читтәрәк уйнатырга тырыша. Начар гадәтләргә өйрәтмәсен, янәсе. Малайның әнисе генә ни дип әйтергә дә белми. "Улым начар түгел. Ул әтисеннән күреп өйрәнә. Бары тик шул гына. Ашка тозны күбрәк салып җибәрсәм дә, ирем ата-бабасын катыштырып сүге­нергә тотына. Нишлисең, гадәте шундый", - ди ана.


Яңа закон проекты кабул ител­гән очракта, Әмирнең әтисенә рәшәткә артына кереп утырырга туры килмәгәе. Әйтүләренә караганда, моның өчен күршеләре гариза язу да җитә. Аны уйлап табучылар арасында космонавт Валентина Терешкова һәм депутат Григорий Куранов та бар. Алар әйтүенчә, җәмәгать урыннарында гына түгел, өйдә дә тәртипне закон нигезендә сакларга кирәк. Кыскасы, аты-юлы белән сүгенә икән, димәк, иҗти­магый тәртипне боза. Дәүләт Ду­масының дәүләт төзелеше комитеты вәкилләре закон проектын беренче укылышта кабул итәргә ки­ңәш иткән. Шулай итеп әрепләшүне вак хулиганлыкка тиңләштер­мәк­челәр.


Тик бер "әмма" бар. Әлеге документ 2014 елдан бирле депутатлар кулында әйләнеп йөри инде. Закон проектын тикшерә башлыйбыз диләр дә тукталып калалар, янә документны кулга алалар һәм тагын шул ук хәл. Үз өендә дөнья бетереп тиргәүчеләрне ничек якасыннан эләктерергә? Әнә шул сорауга ачык­лык кертә алмыйлар, күрәсең. Моңа өстәп, бездә "өйдәге чүпне тышка чыгарырга ярамый" дигән гыйбарә дә бар бит әле. Гаиләдә хатын-кызлар, баласы хакына булса да, түзеп яшәргә риза. Шуңа күрәме бу юлы илдә яшәүчеләрнең үзләреннән сорарга булганнар. Гаиләдә сүгенүне закон белән тыяргамы?


Бүген җәмәгать урыннарында тәртип бозучыларны гына җавап­лылыкка тартырга мөмкин. Закон проекты нигезендә, сүгенүне, төр­ле сүзләр әйтеп мыскыл итүне, кешенең намусына тиюне, милкенә зыян китерүне тыярга җыеналар. Моның өчен Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгә­решләр кертергә тәкъдим ит­кәннәр. Гаиләдә телен тешләп кала белмәүчеләргә ике мең сумга кадәр штраф каралган. Икенче тапкыр тотылса, штраф күләме биш мең сумга җитә. Андыйларны 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртырга яки 80 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җә­леп итәргә дә мөмкиннәр. Гаилә­дәге җәнҗалчы турында барыннан да бигрәк ире, хатыны яки балалары түгел, ә күршеләре хәбәр итәр дип фаразлана.


Әмма иң элек халык арасында сораштыру үткәрмәкчеләр. "Гаи­лә эшенә тыкшына башлаганчы, барысын да уйлап бетерергә кирәк. Югыйсә нәтиҗәсе тагын да зуррак бәлагә китерергә мөм­кин", - дигән Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин. Сүге­нүне ничек бәяләргә икәнен дә ачыкламакчылар. Берәү­ләр авыз ачкан саен сүгенсә, икен­челәр исә ялгыш кына сүгенү сүзе ычкындырып җибәрергә мөмкин. Тик җаваплылык икесенә дә бер үк дәрәҗәдә каралган. Бу очракта нишләргә? Теге яки бу гаилә әгъзасына килгән зыянны ничек бәяләргә? Бу һәм башка сорауларга җавапны халык белән бергәләп эзләргә ниятлиләр. Сораштыруны якын арада ук үткәрә башламакчылар.

Эльвира Вәлиева

("Ватаным Татарстан", /№ 105, 21.07.2017/)

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев