Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Язын теплица туфрагын ничек дөрес эшкәртергә?

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирде. – Яз көне теплицаның туфрагын ничек эшкәртергә?

Дания Гатауллина. Буа районы

– Теплицаның каркасы тимердән булмаса, күкерт шашкасы яндырыгыз. Тимер булса – ярамый, чөнки күкерт аны «ашый». Күкерт шашкасын яндырганнан соң бер тәүлек узгач, ишекләрен ачып җилләтегез. Каркасы тимердән икән, теплицаны тулысынча куерак марганцовка эремәсе белән юдырыгыз. Фитофтора кергән булса, җирнең 15 сантиметр калынлыктагы өске катламын алып, яңа туфрак кертегез. Түтәлләргә 10 литр суга 100 грамм исәбеннән бакыр купоросы эремәсе дә сибәргә мөмкин.

Күкерт шашкасы урынына бордос сыекчасын да кулланырга була. Теплицаның стеналарын гына түгел, туфрагын да шуның белән юдырып алырга кирәк.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/04/51343/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев