Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Язучы фикеренчә, татар телен укытуга кагылышлы вәзгыять татар халкының күтәрелешенә генә китерде.

Татар кешесе беркайчан да югалмаячак, һәм татар телен укытуга каршы вәзгыять халыкның күтәрелүенә генә китерде. Язучы Әхәт Гаффар "Иделем акчарлагы" яшь иҗатчылар бәйгесендә катнашучылар белән очрашуда шул хакта белдерде. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Язучы башта татар теленең хәзерге торышы турында сөйләп китте: "Прокурорларның район һәм авыл мәктәпләрендә татар теле дәресләрен кыскартып йөрүләре тыныч яшәгән кырмыска оясына таяк төрткән кебек булды. Ә халык, кырмыска кислота чәчкән кебек, кайный башлады. Төртмәгән булсалар, халык күтәрелми дә иде. Әгәр дә шулай эшләмәгән булсалар, татарлар йоклап яткан булыр иде. Ә хәзер бөтен республика кузгалды", - дип саный Әхәт Гаффар.

Язучы татар кешесе беркайчан да югалып калмаячагына ышануын әйтте. "Россия ул - Татарстан, татарлар дигән сүз. Татар халкын сибелгән, дип әйтәләр. Әмма алар беркая да таралмаган. Чөнки Казан, Әстерхан, Нугай, Кырым, Себер татарлары бөтенесе шунда туган. Алар үзләренең Ватанында. Чукындырудан Себергә күчеп китүләре сибелүгә керми. Без беркайда да килмешәк түгел. Шуннан соң сорау туа: Нигә татар теленә бәйләнделәр икән? Без - бөек халык, безгә бәйләнергә һич тә ярамый," - диде Әхмәт Гаффар.

Ул үзенең студент елларын да исенә төшерде. Журналистика факультетының кабул итү имтиханнарында иншаны татарча язып һәм сорауларга да татарча җавап бирүен әйтте. Яшь иҗатчыларга ул татарча иҗат итәргә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев