Саба ТВ

Саба районы

Радио һәм телевидение яңалыклары

Язмышын авыл белән бәйләгән яшьләрне киләчәктә ни көтә?

Авыл баласының да кулыннан телефон төшми. Компьютер турында әйтеп торасы да юк. Кызык бит. Мәгълүматның файдалысы да, зыянлысы да интернетта тулып ята. Бер мавыгып китсәң, ишег­алдында сине көтеп торучы мал-туар, кош-корт, яшелчә бакчасы да истән чыга. Бала авыл тормышыннан бизә барганын үзе дә сизми кала.

Яшәү өчен бөтен уңай­лыклары булган авылларда да яшьләрнең күбесе, мәк­тәпне тәмамлауга, шә­һәр­гә ки­тү ягын карый.
Нәтиҗәдә, авылларыбыз күзгә күренеп картая. Ху­җалыкларда кадрларга кытлык арта. Аеруча механизатор, терлекче, сыер савучы, бозау караучы һәм башка төр һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур. Күп хуҗалыкларга агроном, мал табибы, югары һәм махсус белемле техник бел­гечләр җитешми.

 
Шулай да Саба, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән, Арча, Кукмара һәм кайбер башка районнарда хәл уңай якка үз­гәрә. Алар моңа ничек ире­шә? Сере гади: бу төбәкләрдә кече яшьтән үк игенче хез­мәтенә хөрмәт тәр­бия­ләнә.   


Авылда калып та, мал-туар, кош-корт асрап, яшел­чә, җиләк-җимеш үстереп, менә дигән тормыш корып була. Саба районының алдынгы хуҗалыкларына сә­фәр кылган мәктәп укучылары шундый фикердә.


“Тургай” приютында тәр­бияләнүче балаларга “Мө­хәммәтшин” крестьян-фер­мер хуҗалыгы аеруча ошаган. Берсеннән-берсе матур, уйнак бозаулар, сыер-тана­лар, уңайлы эш шартлары... Биредә эшләүчеләр белән танышып-аралаш­кан­нан соң, кайберләре, мәк­тәп­не тә­мам­лагач, бирегә эшкә ки­лергә дә теләк белдергән.


Сабада ничектер, ә менә Әлмәт районының Н.Токарликов исемендәге хуҗалы­гында алдагы елларда, чыннан да, кадрларга кытлык булмастыр, шәт. Ни өчен дигәндә, хуҗалыкның терлекчелек комплексындагы эш һәм тормыш шартлары тирә-як авылларга гына түгел, шәһәр балаларына да яхшы таныш. Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев әйтүенчә, хуҗалыкта 1500 баш савым сыеры бар. Биредәге малларны витаминлы азык бе­лән тукландыралар. Сыерлар классик музыканы бик ярата икән. Шуңа да көнлек савым күләме 30 тоннадан артып китә. Бу кадәр­ле сөт­тән көнгә 60 мең данә йогырт яки тонна ярым атланмай әзер­ләп булыр иде.

 


Әйтергә кирәк, мондый экскурсияләр балаларда зур кызыксыну уята. Укучыларны хуҗалык җитәкчесе Наил Усманов үзе каршы ала.


Очрашу вакытында ху­җалык белгечләре, терлек­челәр балаларга  комплекстагы заманча җиһазлар һәм югары җитештерүчән тех­но­логияләр нигезендә алып барылган эшчән­леклә­ре турында бәйнә-бәйнә сөй­ли­ләр. Биредәге сөт җи­теш­терү блогы, терлек тораклары, бозау тәрбияләү урын­нары, лаборатория һәм яр­дәм­че биналардагы чисталыкка сокланмый һич мөмкин түгел. Уртача хезмәт хакы да 40 мең сумга якын икән. Әлмәт шә­һәренең 8 нче сыйныф укучысы Динар Гыйльфанов үзе­нең һәм са­бак­таш­лары­ның килә­чәктә нәкъ ме­нә шундый комплекста эш­ләргә теләүләрен яшер­ми.


Югары Ослан районындагы Коргуза урта мәктәбе укучылары да киләчәктә үз язмышларын авыл ху­җа­лыгы белән бәйләмәкче. “Без­нең авыл табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан. Юлларыбыз да бар. Газ, су, башка уңайлыклар турында әйтәсе дә юк. Даими эш, хезмәт хакы булса, авылда яшәү – шәһәр тормышыннан күпкә яхшырак”, – ди алар.


Арада авыл хуҗалыгы буенча югары һәм урта махсус белем алып, туган авылларына кайту турында хыялланучылар да байтак. ”Андыйларга дәүләт ярдәме дә арт­кан­нан-арта, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минист­рының беренче урынбасары Николай Титов. – Уку йортын тәмамлап, авылга эшкә кайтучыларга иң беренче чиратта 300 мең сум күлә­мендә акча бирелә. Хезмәт хакына ай саен 11280 сум өстәлә. Авылда төпләнеп, үз йортын булдырырга те­ләүче яшь белгечләргә дәү­ләт зур кү­ләмдә субсидия би­рәчәк”.

 

Камил Сәгъдәтшин

Фото: https://yandex.by/

http://www.vatantat.ru

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев