Саба дулкыннары

Язмыш Һәрнәрсәнең ахыры була: 5 ел буена хатынын алдап яшәгән ир-ат язмышы

Катя белән Игорь беркайчан да ачуланышмады, гәрчә биш ел бергә яшәсәләр дә. Тик бер нәрсә генә борчый: Катя берничек тә балага уза алмый иде, югыйсә, икесенең дә сәламәтлеге әйбәт ди табиплар. Игорь һәрчак хатынын юатты, янәсе, барысы да алда әле, борчылма. Катя һаман саен да табиблар буенча йөри, уннарча тапкыр тикшерелә, тик йөклелеккә узалмый.

Бервакыт ул өенә бераз иртәрәк кайта һәм иренең тавышын ишетә:

 

– Йомшагым, син бераз сабыр ит, мин тиздән. Хатын бүген дә соң кайта. Көт, мин ә дигәнче килеп җитәм!

Катяның йөрәге каядыр аска тәгәрәде. Тик хатын үзен кулга алды һәм шапылдатып ишекне кабаттан япты.

– Катюша, ә син ничек иртә?

– Син кая җыендың? – ир аптырап, күзләрен гаепле яшерде.

– Ә менә миңа шалтыраттылар, машинаны ремонтларга ашыгыч заказ бар. Игорь остаханәдә эшли иде.

– Шулай ашыгычмы? – Бар инде, бар, – диде Катя, ишеккә таба бик тиз үтеп киткән иренә игътибар белән карап. Ә аннары шәхси шоферына шалтыратып:

– Стас, син ерак киттеңме? Ирем кая барачагын күзәт әле.

Ун минуттан соң Стас шалтыратты:

– Екатерина Николаевна, ирегез таксида бер хатын-кыз белән. Шәһәр читенә баралар. Алга таба күзәтергәме?

Катяның тавышы кысылды, әмма җавап бирде:

– Юк, бүгенгә җитәр. Иртәгә, гомумән, ял алаласың.

Игорь өенә соң гына кайтты, хатыны йоклый дип уйлап, шыпырт кына керде һәм аның көчле тавышын ишетте:

– Заказ ничек? Машинаны төзәттеңме? Клиент, мөгаен, канәгатьтер? Дөресрәге, клиентка?

– Нәрсә уйлап чыгарасың? – дип Игорь сүз башлады, әмма хатыны тиз туктатты:

– Сине кич минем әмерем буенча күзәттеләр. Мин синең телефоннан сөйләшүеңне, күрешергә җыенганыңны ишеттем. Хәзер күпме телисең, шул кадәр күрешә аласың. Мин аерылышырга гариза бирәм! Ә син хәзер үк әйберләреңне җый, бу минем фатирым!

Игорь нидер әйтергә теләгән иде, әмма хатынының ачулы карашын күреп, коридорга чыгып ычкынды.

Катя кайгырса да, күңел җәрәхәтен беркемгә дә күрсәтмәде. Ул бик иртә әнисез калды һәм зур тормыш мәктәбен үтте. Берничә айдан соң Катя бер ир белән очраша башлаган һәм тиздән үзенең йөкле булуын аңлаган.

– Мөмкин түгел, – дип шакката ул тесттагы ике полоскага. – Ходаем, мин әни булырмын! Тик ни өчен Игорьдан балага уза алмадым икән?

Игорь бик җайлы урнашкан иде, бай бизнес-леди, өйдә сирәк була. Йомшак сүзләргә ышана, ирнең түлсез булуын башына да китермәде бит биш ел эчендә! Их, җиңел тормышы кыска булды…

Олег Катяга язылышырга тәкъдим итте. Хәзер пар бала көтә, ә УЗИ кыз булачагын күрсәтте.

– Мин аны әнием хөрмәтенә атыйм, син каршы килмәссеңме? — дип Олег Катяга дәште.

– Әлбәттә, сөеклем, ә улыбыз тугач, аны әтием хөрмәтенә атарбыз? – диде Катя елмаеп.

 

Мәгълүмат һәм фото: nk-times.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: