Саба дулкыннары

“Язмыш көтмәгәндә тез астына сукты. Иремнең гөнаһлары өчен түлибез”

Язмыш көтмәгәндә тез астына сукты. Матур гына тормыш көткәндә, газиз иремне югалттым. Ике кызыбыз үсеп буйга җиткән чак. Олысы Айсылуның чыгарылыш кичәсен уздырырга йөрибез. Кызыма матур күлмәк тә алырга өлгердек. Кичтән чәчләрен ясатырга сөйләшеп куйдык. Тик иртәбез күңелсез хәбәрдән башланды.

"Шамилең авыр хәлдә”, дип, күршем йөгереп керде. Әллә нишләп киттем. Төнге эшкә чыгып киткән иремнең менә-менә эштән кайтып керер вакыты җиткән иде. Кайтып җитәрәк хәле китеп егылган. Мин йөгереп чыкканда, ирем янында “ашыгыч ярдәм” машинасы тора иде. “Йөрәк булырга охшаган. Хәзер үк хастаханәгә илтәбез”, диде алар. Баштарак мине Шамил янына кертмәделәр дә. Табибларга ялына торгач, берсе риза булды. Иремнең хәле юк иде, күзләрен дә ача алмый. Сулыш ала алмаудан зарланды. Берничә көннән аны өйгә чыгардылар. Әмма табиблар артыгын өметләндермәде. “Апа, ирегездә начар авыру. Озак тормас”, диделәр.

Бу хәбәр мине аяктан ега язды. Әле бит тормышның рәхәтен яңа гына күрә башлаган идек. Фатир бурычын түләп бетердек, ирем малай турында да хыяллана башлады. Шамил урынга егылгач исә, дөнья­да сәламәтлектән тә кадерлерәк нәрсә юклыгына тагын бер кат инандым. Күп тапкыр өемә табиб­лар да чакырдым. “Ирегезнең үпкәсе беткән. Соңгы стадиягә җиткән бит инде. Аңа дулкынлануыгызны сиздермәгез. Борчырга ярамый, авыруын баса торган дарулар кадап торырга кирәк булачак”, диде алар.

Шамил бик тиз биреште. Атна-ун көн дигәндә, тәмам ябыгып бетте. Тамагына да ашамый башлады. Үләренә бер көн кала янына утыртты да: “Мин үлде дип елап утырма. Син әле яшь, матур. Яхшы кеше очраса, кияүгә чык. Балаларны кеше итәсе дә бар бит әле. Ничекләр укытып чыгарырсың, – диде. – Мин сине бик тә яраттым. Дөньяда сине мин яраткан кебек башка беркем ярата алмас инде ул. Мин бит сине бик күп рәнҗеттем. Төннәрен кайтмыйча да йөргәләдем. Синең тугры хатын икәнеңне белсәм дә, “кешең бар” дип гаепли идем. Әти-әниең турында да начар сүзләр әйт­кә­ләдем. Авыр сүзләр белән дә күп елаттым инде үзеңне. Кичерә алсаң, кичер”. Иремә бер сүз дә әйтә алмадым. Күзләренә карау ук авыр иде. Ул гел елады. Таң алдыннан хәле начараеп китте. Бик азап­ланды. Ә ахырдан бер серен ачып өлгерде. “Яшьлектә күрше кызын рәнҗеткән идем. Минем анда балам үсә. Син аны беләсең. Шуннан гафу сорый алмый калдым”, диде дә күзләрен мәңгелеккә йомды.

Шулай итеп, ирем безне калдырып китеп барды. Тик кайгы-хәсрәтләр моның белән генә бетмәгән икән әле. Олы кызым, мәктәпне тәмамлап, укырга керде. Ә бер көнне күңеле болганудан зарлана башлады бу. Баштарак моны имтиханнар биргәндә дулкынлану дип аңладым. Тик алай булып чыкмады. Сораша торгач, кызым куркыныч сер ачты. “Әни, мине авылда күрше егете көчләде. Сиңа әйтергә курыктым. Каршылык күрсәтә алмадым”, дип кайгыга салды.

Бөтен тәнемнән ток йөгер­гәндәй булды. Бу Шамил әйткән малаймы әллә Ходаем?! Хәл­сез­ләнеп егылганымны гына хә­тер­лим. Күзләремне ачканда, хас­таханә палатасында ята идем. Бераз рәт­ләнгәч, нишләргә миңа, дигән сорау белән яши башладым. Өйгә кайткач та, кызым белән табибка киттек. Эчтән генә: “Ша­милнең гөнаһлары өчен түлибез”, дип уйлап куйдым. Кайчандыр ул да бит кыз баланы рәнҗеткән, өйләнергә теләмәгән. Хәзер кызым шул хәлдә калды. “Беренче баланы төшер­тергә ярамый. Алып кайтырсың. Үзем тәрбия­ләрмен”, дип кызымны тынычландырып куйдым. Тик табиб, УЗИ аша караганнан соң, карындагы сабыйда кимчелекләр күп булуын, аның Даун синдромы белән туарга мөмкин икәнен әйт­те.

 

Без өйгә кайтып киттек. Иртә­гесен Айсылуны “ашыгыч ярдәм” килеп алды. Кызым баласын югалтты. Нәрсә дип уйларга да белмәдем. Ә ике елдан Рифат исемле егеткә кияүгә чыкты ул. Тик әле дә балалары юк. Кияү ятим калган сабыйларны алып үс­терүгә каршы. Бәлки, үзе­без­неке булыр, ди. Ә Айсылуның балалары эчтә килеш үлеп бара. Шушы көннәрдә авылга кайтып, ирем рәңҗеткән хатын белән очрашып сөйләшеп карадым. Ул әле дә иремне гафу итмәгән икән. “Ни­ләр күргәнемне үзем генә беләм. “Үз кызы да минем көнгә калсын”, дип елаган идем. Ул алдап киткәч, әти-әни өйдән куып чыгарды. Балам тугач, аны ташлап калдырдым. Өч елдан соң, кияүгә чыккач, ирем ул баланы кире эзләтеп алды. Шамилнең хәле авырайгач ча­кырасың калган. Бәлки, шул чакта кичергән булыр идем”, ди бу. Улы да өйләнгән. Тик менә баласыз интегәләр икән.

Бу йорттан тәннәрем суынып, бала йоннарым кабарып чыктым. Тормышта бер генә начарлыкның да югалмавына тагын бер кат инандым. Бер-береңне рәнҗе­түдән, авыр сүз әйтүдән сакланырга кирәк икән ул. Барыбер җавап тотасы була..

 

Фото: www.pixabay.com | marmax

http://vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: