Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Язмышлар...

Яшең җиденче дистәгә якынлашып килгәндә сырхауханә юлларын еш таптарга туры килә. Кайчак «капиталь ремонт» кирәк була. Андый чакта сырхауханәнең үзендә ятып дәваланасың. Соңгысында РКБда саулыгымны ныгыттым. Мин дәваланган эндокринология бүлегендә табибларның һәм шәфкать туташларының авыруларга ягымлы мөнәсәбәтенә, үз эшләрен белеп, төгәл һәм җиренә җиткереп башкаруына ис китмәле. Дәвалаучы табибә Ризалә...

Яшең җиденче дистәгә якынлашып килгәндә сырхауханә юлларын еш таптарга туры килә. Кайчак «капиталь ремонт» кирәк була. Андый чакта сырхауханәнең үзендә ятып дәваланасың. Соңгысында РКБда саулыгымны ныгыттым. Мин дәваланган эндокринология бүлегендә табибларның һәм шәфкать туташларының авыруларга ягымлы мөнәсәбәтенә, үз эшләрен белеп, төгәл һәм җиренә җиткереп башкаруына ис китмәле.

Дәвалаучы табибә Ризалә Ханнан кызы Рәхимҗанова һәр авыру тарихын җентекләп өйрәнеп, күп төрле анализларның нәтиҗәсе белән танышканнан соң гына дәвалау курсы билгели, палатага көн дә кереп, дәвалау нәтиҗәләрен күрсәтеп, авыруга җиткерә, көтелгән нәтиҗә булмаса, башка алымнар куллана. Бөтен сәләтен, энергиясен, тәҗрибәсен сырхауның хәлен җиңеләйтүгә багышлаган яшь табибәгә авырулар ихлас рәхмәтләрен белдереп, хезмәтендә һәм тормышында гел уңышлар юлдаш булуын тели.

Палатага керер алдыннан иң әүвәл: «Бүлмәдәшләрем әйбәт кешеләр булса иде», - дип телисең.

Сырхауханә палатасы нәкъ вокзалдагыча, берсе белән танышып аралаша гына башлыйсың, дәва курсы бетә дә, икенчесен кертәләр. Башка сырхауханәләрдә йокысызлыктан интегә идем, биредә, шөкер, төннәрен әйбәт йокладым. И-и-и, нинди генә язмышлар белән очрашмыйсың биредә! Кайчак беркемгә сөйләмәгән серләре белән уртаклашалар. Ике кешелек палата булса да, килеп-китеп дәва алучыларны да сыендырасың, ир-атлар да бар бит, коридорда кеше күз алдында ятмасын, дисең.

Беренче бүлмәдәшем Альбина Лениногорск якларыннан иде. Мөлаем яшь ханымда көчле шикәр чире. Ике баласының карынында үлүен бик авыр кичерсә дә, кабат бала табарга тәвәккәлләгән. Шикәре төшеп, йә менеп киткәндә газаплануларын күреп, күземнән яшьләр атылып чыга, чарасызлыктан үземне кая куярга белми, шәфкать туташларын дәшәм, рәхмәт яугырлары, ялт килеп җитәләр! Кәефе әйбәт чакларда икенче сыйныфта укучы кызына телефон аша бергәләп дәрес әзерләтәбез. Чәчәкләр, гөлләр үстерергә яратучы яшь ханым белән шөгыльләр туры килә, тәҗрибә уртаклашабыз. Һөнәре матурлык белән бәйле, кыйммәтле тортлар бизәп, кешеләрне сөендерә.

Кайткан шәпкә гел хәбәрләшеп тора идек, телефон номерын югалттым. «Баласын исән-сау тапсын иде», - дип гел теләдем инде. Без аңа бергәләп Тимербулат дигән исем дә уйлап куйган идек.

Изге теләкләр теләп аны озаткан көнне үк яңа сырхауны керттеләр. Люзия ханым миннән бераз яшьрәк, намазда икән. Шуңа уртак телне тиз таптык.

Люзия сигез балалы ишле гаиләдә үскән. «Әти безгә күрмәгәнне күрсәтте. Эчеп кайтып, өйдән куып чыгара. Җәен аннан качып, бәрәңге бакчасында утырабыз, йә печәнлеккә менеп качабыз, кышын салкын мунчага төшеп бикләнәбез, гел кешедә йоклап йөреп булмый бит. Аннан, әти төшемле урыннарда эшләде, без ач-ялангач булмадык, әйбергә аптырамадык. Көнләшеп котыртучысы да булгандыр. Әнинең сер бирәсе килмәде, шуңа өйдәге тавыш-гауганы сиздермәскә тырыша идек», - ди. Алай да әнисе ике мәртәбә аерылып китеп караган. Тик үтә чибәр әтиләре ышандыра белгән күрәсең, ялынып-ялварып кире алып кайткан. «Төшемле эшләрдә эшләве дә бозгандыр, чит ханымнар янына йөрүдән үлгәнче туктамады», - ди танышым. Әмма гаиләсен ташламаган, балаларының һәркайсына һөнәр алып, эшкә урнашырга ярдәм иткән.

Инде үз гаиләсен коргач та яшь ханымны сынаулар саклап торган. Икенче малае туып, кырык көн үтүгә ашказанына үтә катлаулы операция ясыйлар (диагнозын әйтә белмим инде).

Улына алты-җиде яшьләр тирәсендә яшь ана ялварулы күзләрен төбәп кабат табиблар каршына бара.

Без дәвалана торган бина элек балалар сырхауханәсе булган. (Кергән шәпкә, нишләп бүлмәләрдә розеткалар, ут сүндергечләр юк икән, дип гаҗәпләнгән идем).

Люзия нәкъ улы белән яткан бүлмәгә туры килгән. «Нәни аякларына тып-тып басып йөгереп йөргән иде», - ди ул, күз яшьләренә буылып.

Тагын бер җитди авыруны җиңгән бала сау-сәламәт, чибәр егет булып үсеп җитә. Армиядә хезмәт иткәндә әти-әнисенә командирыннан рәхмәт хатлары килә. Әти-әнисенә бигрәк тә ягымлы бала була. Сөйгән кызы белән таныштыра, күңеле теләгән яхшы эшкә урнаша. Әмма… Көннәрдән беркөнне эшкә киткән җирдән юкка чыга. Бер атнадан соң танымаслык булып кыйналып, тәмам мәсхәрәләнгән (хәтта күзләрен чокып чыгаралар) егетне сүтелгән йорт хәрабәләре арасыннан табып алалар. Үтерүчеләрен дә табалар. Башка кеше белән бутап (анысы да билгеле була), бер гаепсезгә үтерәләр балакаен. Җәзаның да тиешлеләрен алалар. Әмма су сөлегедәй егет кенә кара гүргә иңдерелә. (Сөйгән кызы инде гаилә корса да, килеп хәлләрен белә икән).

Ана йөрәге мәңге төзәлмәс җәрәхәт ала. Элек хәмергә битараф булган ире дә ярыйсы ук салгалый башлый. Өстәвенә бер энесе яшьли гүр иясе булса, кечкенә апасын явыз чир алып китә. Олы апасын башта йөрәк чире аяктан ега, аннан яман чир табалар. Аларны карау-тәрбияләү күбрәк Люзия җилкәсенә төшә.

Шуларның һәммәсе шикәр чиренең көчәюенә сәбәпче була да инде. Әмма Люзия ханым бирешергә уйламый. Олы улының тигез гаиләсенә, килененең кешелеклелегенә, оныкларының сәләтле балалар булып үсүенә куанып, киләчәккә өметләр белән яши.

Кәеф булганда коридорга чыгып утырасың. Анда да кызыклы әңгәмәдәшләр очрый.

88 яшьлек Гөлгенә әби (аңа үз яшен һич биреп булмый) һөнәрдәшем булып чыкты. Ире хәрби булган, күп тапкырлар күченергә туры килгән. Күзәтүләремнән иркә, назлы, кадерле хатын булгандыр, дип нәтиҗә ясадым. Ире күптән мәрхүм икән инде. Күпне күргән әбием шаян, шук телле, сүзгә оста. Үзенә таләпчән, һәрвакыт матур халаттан (безнең төп кием шул инде), яки спорт киеменнән, аларны гел үзгәртеп тора, чамасын белеп киенә, бизәнеп тә җибәрә. Улы әтисе юлыннан киткән, хәрби кеше, кызы әнисе һөнәрен сайлаган - мөгаллимә.

«Без килен белән культурный итеп бер-беребезне күрә алмыйбыз» - ди ул шаяртып.

Җыр-биюгә дә остадыр. Шаян такмаклар җырлап безне дә, персоналны да көлдерә. Филармониягә йөрү өчен даими абоненты бар. «Мин төнге бердә йокыдан уянам да Мөнир Рахмаев җырларын куям һәм иртәнге өчләргә кадәр биим, аннан тәмләп йоклыйм, - ди ул. - Кызык хәлләр дә була. Берчак шулай Казанга килеп төшкән туганыбыз, тәрәзәдән шәүләмне күреп, керергә куркып, подъездда төн чыккан».

Әбиебез биредә дә дәвалау физкультурасы кабинетына (ЛФК) йөрде. Әбинең Максим Галкин алып барган «Старше всех» телевизион тапшыруында катнашырлыгы бар. Тик йөрәк кенә унсигездә шул. Әбиебез, иртәгә өйгә кайтам, дип көне буе куанып йөргән иде, шул төндә табиблар төне буе чабышты. Шаян әбиебезнең хәле авыраеп киткән, гомере кыл өстендә калган. Шөкер, икенче көнгә рәтләнеп китте тагын.

Палатаңда чытык йөзле, гел авыруыннан зарланып, елап-сыкрап ятучылар булмаса яшәүгә, терелүгә ышаныч арта. Көчле рухлы шундый кешеләр тормыш матурлыгын, яшәү тәмен тирәнрәк тоярга ярдәм итә. Яшьләргә үрнәк булып, сырхауларын җиңеп озын-озак яшәсеннәр, минем яңа танышларым.

http://beznen.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев