Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ЯЗГЫ ТАШУ: КАЙСЫ РАЙОННАРГА СУ БАСУ ЯНЫЙ?

Акты ташып, акты ярсып кар сулары... дип җырлыйлар. Якын арада кисәк җылыта калса, әле шулай булмагае... Мартның салкын торуы әле хәерлерәк тә дип уйларга була.

Татарстан буенча Гидрометеорологик станцияләр идарәсенең Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь әйтүенчә, әлегә хафаланырга сәбәп юк. Төнлә минус булып, көндез артык җылытмаганда, көчле ташу булырга тиеш түгел. Татарстан елгаларында суның максималь күләме норма тирәсендә булыр дип көтелә, әмма әгәр дә кисәк җылытып җибәрсә, елгаларда су бик югары күтәрелергә мөмкин, ди ул.

Республика буенча кар катламының уртача биеклеге 47 см, бу нормадан 14 см га артыграк. Лаеш, Питрәч, Алексеевск, Аксубай, Казанда кар катламы хәтта 70 см га җитә.

  • Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле районнарында кар катламында су запасы нормадан 141 процент, узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, 154 проценттан гыйбарәт.
  • Балтач, Арча, Кукмара, Питрәч, Лаеш, Алабуга, Әгерҗе районнарында су запаслары күпьеллык уртача нормадан 117 процент һәм, былтыргы чор белән чагыштырганда, 104 процент тәшкил иткән.
  • Казан һәм Казан яны тирәсендә кат катламында зу запасы нормадан 129 процентка һәм 2017 елгы күрсәткечтән 113 процентка тәңгәл.
  • Көнбатыш-Кама аръягы зонасында - Аксубай, Чистай, Нурлат районнарында - су запасы күпьеллык уртача нормадан 123 процент, былтыргы күрсәткечтән 119 процент тәшкил итә.
  • Көнчыгыш-Кама зонасында - Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Бөгелмә, Актаныш, Баулы, Әлмәт районнарында су запаслары нормадан 99 процент тәшкил итә.

Куйбышев сусаклагычында су нормадан югары

Белгечләр аеруча Куйбышев сусаклагычында су күләменең күп булуына борчыла. Хәзерге вакытта анда су күләме нормадан 3,5-4 метрга артык.

- Куйбышев сусаклагычында су тулган. Шуңа күрә ташуның кызган чорында аңа коючы елгаларның тамак өлешләрендә суның ярларыннан ташып агуы ихтимал. Беренче чиратта, бу Сумка, Зөя, Казансу, Мишә, Нократ, Чишмә, Зәй елгалары. Язгы ташу характеры язгы процессларга, кар эрүнең ничек баруына бәйле булачак, - дип белдерде Феликс Гоголь.

Куйбышев сусаклагычы апрельнең икенче яртысында боздан арчылыр дип фаразлана. Казан тирәсендә исә сусаклагычның боздан чистаруы буенча күпьеллык уртача дата 19 апрельгә туры килә.

Куйбышев сусаклагычындагы су күләме Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен дә энә өстендә утырган күк тота. Министр урынбасары Николай Суржко аңлатуынча, Куйбышев сусаклагычыннан югарырак һәм түбәнрәк сусаклагычларда да суның шактый булуы Куйбышев сусаклагычының шулай тулуына китергән.

- Бу вакытка суның бу кадәр булганы юк иде. Бүген без Куйбышев сусаклагычына якын түбәнлекләрдә урнашкан территорияләрне су басу ихтимал булуын фаразлыйбыз. Бу Васильево, Казан, Отары, Победилово бистәләре, Алабуга. Вазгыять җиңелләрдән түгел, әмма ул контрольдә, - диде Суржко.

209 торак пунктны су басарга мөмкин

Татарстанда язгы ташу көчле килә калса, 209 торак пунктка су басу куркынычы яный.

Николай Суржко әйтүенчә, су басу ихтималы районнардагы вак торак пунктларга гына түгел, Казан, Менделеевск, Алабуга районнарына да кагыла. Һәр муниципаль районда, хуҗалыкларына язгы ташудан зыян килгән очракта, 25 меңнән артык кешене эвакуацияләү өчен шартлар әзер. Су баса калса, эвакуация маршрутлары уйланылган, күчерү урыннары, транспорт та хәстәрләнгән. Вакылыча урнаштыру өчен 200 ләп урын бар, ди ул.

- Тәҗрибә күрсәткәнчә, кешеләр хуҗалыкларыннан беркая китми, алар үз милке өчен курка, шуңа баш тарталар. Мин терлекне эвакуацияләгәнне генә хәтерлим. Минзәләдә көчле су басу булган иде, шул вакытта күчереп тордык, - дип искә алды Суржко.

Карның күләменнән түгел, структурасыннан тора

Министр урынбасары сүзләренчә, явым-төшем күп яуса да, эш карның күләмендә түгел, аның структурасында.

- Кар тыгыз түгел, көпшәк, андагы су күләме кар азрак яуган еллардагыга якынча тәңгәл булырга мөмкин. Төнлә берникадәр салкын булып, көндез бераз гына җылы булса, борчылырлыр урын юк. 2012 елдагы кебек булса гына куркыныч. Ул вакытта кисәк җылыткан иде, 20 градус җылы булып, төнлә явым-төшем булды. Әлмәттә ул елны су бик нык күтәрелгән иде, - дип искәртте Николай Суржко.

Боз тыгылу куркынычы янаган урыннарда апрельнең беренче декадасында елгаларда боз шартлату эшләре үткәреләчәк.

- Хәзерге вакытта 14 районда шартлату эшләре үткәрүгә заявкалар бар. Халыкка хәбәр җиткереп бару өчен ашыгыч рәвештә хәбәр итү системасы файдаланылачак. Сулыкларда су күләмен күзәтеп тору 34 гидропост һәм кече елгаларда вакытлыча эшли торган 98 постка йөкләнгән, - диде Суржко.

Реклама

Министр язгы ташуга әзерлеккә 728 млн сум акча бүлеп бирелгәнен әйтте. Белгечләр барлык гидротехник корылмаларны карап чыгарга ниятлиләр.

- Язгы ташу чорында бу корылмаларның төзеклеге мөһим, алар куркыныч тудырырга мөмкин. Гидротехник корылмаларның әзерлеген тикшерү министрлык һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе белән берлектә башкарылачак, 179 корылманы тикшерәчәкбез, диде ул.

Дүрт боз кичүе ябылачак

Киләсе атнада Татарстанда 4 боз кичүен ябу ниятләнә. Бу хакта Татарстан Республикасының кечкенә көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Ул бүген Татарстанда Алабуга, Мамадыш, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарында 4 боз кичүе булуын билгеләп узды. Әлегә аларда боз калынлыгы 60 см булуын әйтте.

- Әгәр боз кичүләрендә тигезсезлекләр, ярылган урыннар барлыкка килсә, хәрәкәт туктатылачак. Алар киләсе атнада ук ябылыр дип уйлыйм, - дип белдерде Юрий Венедиктов.

Балыкчыларның кышкы сезоны тәмам

Балыкчылар күпләп утыра торган урыннарда, боз калынлыгы, урынына карап, 20 см дан 60 см га кадәр.

- Февраль-март салкын килүгә карамастан, елгаларда инде куркыныч урыннар бар. Иделдә М7 автомобиль күпере һәм Яшел Үзәндә тимер юл күпере янында ике ерганак пәйда булган. Анда бозга керү куркыныч булуы турында кисәтү билгеләре бар, диде Венедиктов. Күпләп балык тотуның 88 урыны контрольгә алыначак.

Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Чистай, Яр Чаллы, Тукай, Кама Тамагы, Минзәлә районнарында 8 дежур коткару посты оештырыла. Алар, сулыкларда ул-бу була калса, вакытында ярдәм күрсәтергә тиеш булачак, ди белгеч. Моннан тыш, 2017 елның 6 ноябреннән 127 патруль пунктлары булдырылган, аларда 335 кеше эшли. Юрий Венедиктов әйтүенчә, барлыгы 10 мең патруль оештырганнар, әңгәмәләр үткәрелгән, белешмәлекләр өләшенгән. Хокук бозучыларга 121 беркетмә төзелгән, шуларның 44е - 7 см дан юкарак бозга чыккан өчен. Бозга автотранспорт чыгарганнарга 7 беркетмә, снегоходларда йөрүчеләргә 60 беркетмә, балык тоту кагыйдәләрен бозучыларга 10 беркетмә төзелгән.

7 см дан юкарак бозга чыгучыларга 1,5 меңнән 3 мең сумга кадәр, бозга автотранспорт чыгаручыларга 3 меңнән 4,5 мең сумга кадәр штрафка тартылу яный.

Юрий Венедиктов әйтүенчә, балыкчылар балык тоту тыелган урыннарга аеруча чыгарга яраталар. Бу урыннар аларга билгеле - Түбән Кама ГЭСында түбәндәге бьеф, Мишә елгасы тамагы. Анда боз беренчеләрдән булып кузгала.

- Балык тоту чоры төгәлләнә. Әгәр инде барыбер тормышыгызны куркыныч астына куярга уйлагансыз икән, зур мәйданда боз ватарга ярамый. Берничә кеше барганда, алда баручыга ярдәм күрсәтергә әзер булырга кирәк. Һәр балыкчыга коткару өчен үзе белән 12-15 метрлы шнур йөртү хәерлерәк, дип искәртте Юрий Венедиктов.

Белгеч каникул чорында да балаларга күз-колак булырга киңәш итте.

Татарстанның баш синоптигы фаразы

Феликс Гоголь әйтүенчә, чын яз 2 апрельдән иртәләмәячәк. 1-2 апрельгә кадәр төнлә һава температурасы минус булачак. Бүген явым-төшемнәр дәвам итәчәк, көндез температура 4 градуска кадәр менәчәк. Иртәгә, дүшәмбе көнне, юеш кар һәм кар явачак

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев