Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Язгы ташу кинәт килмәсен

Быел Татарстанның унҗиде районына су басу куркынычы яный. Язгы ташу китерә алган зыян турында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кисәтте.

Хөкүмәт йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Чарада язгы ташу вакытында саклык турында фикер алыштылар. Алексей Песошин билгеләгәнчә, ташу чоры респуб­ликаның социаль-икътисади үсе­­шенә тискәре йогынты ясарга, җитди зыян китерергә ихтимал. Дөрес, соңгы елларда ташулар алай ук сизелерлек булмаган. Елгаларда су түбән дәрәҗәдә сакланган.


Тик быел язгы ташу киеренкелек китереп чыгарырга мөм­кин. Премьер-министр ассызыклаганча, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чиш­­мә, Нурлат һәм Чистай районнарында су биеклеге куркыныч чиккә җитәчәк дип көтелә. Арча, Буа, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Теләче һәм Саба районнарында яшәү­челәргә дә сак булырга куштылар. Биредә язгы ташу шулай ук шик-шөбһә уята. “Әлеге районнарга март ахырыннан ук югары әзерлек режимына күчәргә тәкъдим итәбез, чөнки елгалар боздан иртәрәк ачылыр дип көтелә. Су басу башланган очракта гадәттән тыш хәлләр режимына күчәргә кирәк”, – диде Алексей Песошин.


Аерым алганда, республикада язгы ташуга әзерлек барышында 3 мең 862 суүткәргеч торба төзекләндерелгән, чистартыл­ган һәм урнаштырылган, 52 гид­ротехник җайланма ремонтланган. Гомуми чыгымнар 447 миллион сумнан артып киткән. Язгы ташуга каршы чараларны үтәү өчен 15 меңнән артык кеше һәм 2 меңнән артык техникадан торган махсус төркемнәр булдырылган. Су килгәнне һавадан 18 авиация техникасы күзәтәчәк.


Сүз уңаеннан, Гидрометцентр мәгъ­лү­мат­ла­рына караганда, быел җәй гадәттәгедән эс­се­рәк булачак. Хәтта апрельдә дә кояшлы, җылы көннәр күбрәк бу­лачак, дигән­нәр. Язның соң­гы ае, бигрәк тә, Идел буе һәм Урал төбәкләрендә яшәүче­ләр­не сөендерәчәк, ди. Җәй­нең иң эссе вакыты  июльгә туры киләчәк, дип фаразлаган синоптиклар. Температура күр­сәткече рекорд куярга да мөмкин икән.

 

Фото: http://vatantat.ru/

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 41, 22.03.2019/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев