Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яз килде дип чишенмәгез

Менә сиңа мә! Кыш узды, ә салкын вакытка хас булган чирләрдән арынып булмый әлегә. Грипп, салкын тидереп авырып яту галәмәте күзәтелә. Белгечләр язга алданмаска, киенеп йөрергә киңәш итә. Язга таба кешенең иммунитеты какшаган була, шуңа салкын тидерү берни тормый. Россиянең өч төбәгендә грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфек­ция­ләр ­белән...

Илнең 15 мәк­тәбендә укулар туктатылган. Грипп эпидемиясе турында "РИА Новости" агент­лыгына Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова бел­дергән. "Грипп һәм тын юллары кискен вируслы инфекция белән авыручылар саны кими, әмма бу процесс бик озак бара, вируслар артка чиге­нергә ашыйкмый", - ди А. Попова. Аның сүзләренә караганда, атналык эпидемик чикне узу Россиянең өч төбәге: Коми Республикасы, Чилә­бе һәм Кемерово өлкә­ләрендә тер­кәлгән. Анна Попова әй­тү­ен­чә, шулай ук ике яшь­кә кадәр балалар арасында атналык эпидемия чиге дүрт төбәктә арткан, 3тән 6 яшь­кә кадәр - алты төбәктә, мәктәп укучылары арасында - ике төбәктә. 15 яшьтән өл­кән­рәк­ләр арасында атналык чикне узу ике атна рәттән тер­кәл­мәгән.


Татарстанга килгәндә, 3 апрельдән алып 9 апрельгә кадәр 13 мең 750 татарстанлы тын юлларының кискен вируслы инфекцияләрен йоктырган. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хез­мәте хәбәр итте. Соңгы атна эчендә республикада авыручылар 4,8 процентка ки­ме­гән. Авыручылар саны эпи­де­мик чиктән 53,9 процентка түбәнрәк дип хәбәр ителә.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев