Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ятимә карчыкны йортлы иткән социаль хезмәткәр

Һәр авылда диярлек ялгыз әби-бабайлар яши. Араларында төрлесе бар. Балалар үстереп, төрле якларга таралышканнары да юк түгел. Андый апа-абыйлар атна азагында балаларым кайтыр, диеп көтә. Шул ук вакытта кияүгә чыкмый картайган, бер туганы да булмаган ятимә карчыклар, карчыгы үлеп киткән, балалары булмаган картлар да гомер кичерә. Әле ярый аларны тәрбияләргә социаль хезмәткәрләр бар. Ялгызлар аларны зарыгып көтеп ала.

Саба районы Кызыл Мишә авылында яшәүче социаль хезмәткәр Венера Шакирҗанованы да биш әбисе, ике бабасы һәм бер ир уртасы авыру шулай көтеп тора. Ул килгәч, куанышалар, моң-зарларын сөйләшәләр. 
 
Әби-бабайлар карый башлаганына – ун ел. Биш әби, ике бабай һәм бер авыру ирне тәрбияли Венера. Аңарчы да дистәләп әби тәрбияләде. Аларның кайберләре 93-96 яшькә җитеп үлеп киткән. Бу эштә юып-җыеп кына торып булмый, психолог та булырга кирәк. Бергәләп бакча да үстерәләр.
 
 
Харис бабай

– Ялгыз кешегә кыен бит инде, кайчан килер дип көтеп торалар инде алар мине. Бүген Тәслимә апага, Харис абыйга бара торган көнем. Менә казанда үзбәкләрчә сосискалар кыздырдым, токмач пешердем. Хәзер Харис абыйга барам, – дип каршы алды Венера. 
 
– Әле беркөнне юындырып та кайттым. 80 яшенә сәгать бүләк иткән идем. Сакаллары да җиткән кебек иде, тоттым да юындырдым, пычрак йөртеп булмый бит инде. Иртәгә Тәслимә апа белән теш табибына районга барабыз. Олы кешенең өендә уңайлыклар бик юк бит, керләрен үземдә юып, үтүкләп алып барам.
 
 
Тәслимә әби 
 
Һәр әби-бабайның үз мәшәкате, үз эше дигәндәй. Венера авырсынмый, һәркайсына булдыра алганча ярдәм итә. 
 
“Тартманы тоттым да өйдән-өйгә йөрдем”

Өч ел элек, ятимә карчык Тәслимә апага йорт сатып алырга да ярдәм итеп шаккаттырды ул. Тәслимә апаның туып-үскән нигездәге йорты нык искергән булган. Урам яктан караганда ук кыегаеп, ишелергә торган бу йортны кыш көннәрендә җылыту да кыенга туры килгән. Әби 75 яшенә кадәр сыер да тоткан. Өстәвенә бер сарыгы, озын гомерле казы, әтәч-тавыклары, егермедән артык песие дә булган. 
 
Венера, әбине кызганып, ничек тә уңайлы йортта яшәтү уе белән хыялланган. Авылдашлары белән киңәшеп, сыерын сатып, йортны төзекләндерергә уйлашалар. Йортны яңарту өчен сыер саткан 65 мең сум акча гына җитмәс дигән нәтиҗәгә киләләр.

– Авыл халкыннан ярдәм сорарга уйлаштык. Акча җыю өчен кибеткә тартма куйдым, әллә ни акча салучы булмады. Аннан соң тартманы тоттым да, өйдән-өйгә йөрдем. Беренче көнне үк 21 мең сум акча җыелды, – ди Венера. – Төрлечә фикер әйттеләр, әмма ярдәм кулы сузучылар күбрәк булды. Мөмкинлегеннән чыгып кемдер бер мең, кемдер өч мең сум акча бирде. Ерак туганы Мәдхия апаның да җыелган акчасын кушып, Тәслимә апага газы, суы кергән йорт алдык. Әбине кызганып, карт сыерны шул бәягә сатып алган эшмәкәргә дә рәхмәт.

Ярдәмгә күрше Көек авылы халкы да кушылган. Шуннан авыл халкы Тәслимә апаның йортында күмәкләп Коръән дә укытканнар.

– Акча җыйганда төрлесе очрагандыр. Ятимә карчыкны картлар йортына илтегез дигән сүзләр булмадымы, – дип сорыйм социаль хезмәткәрдән.

– Юуу-у-к, картлар йортына итмибез без аны. Без Тәслимәне барыбыз да яратабыз, ник анда илтик, – ди Венера.

Авылның вафат булган абыстае да: “Авылыбыз алар аркасында гына хәвеф-хәтәрсез яши, аларны ярдәмегездән ташламагыз”, - дип васыять итеп әйтеп калдырган.
 
“Наилә белән Нәзир бушка койма тотып бирде”

Бәрәкәт дигәннән, бу нигездә моңарчы да ялгыз карчык гомер иткән. Күршеләре Наилә белән Нәзир бик тәрбияләп, күрше хакын хаклап яшәгәннәр. Хәзер Тәслимә апаның хәлен белешеп, ярдәмләшеп торалар.

–Тәслимә апа профнастилдан койма эшләтергә акча җыйган иде. Узган җәйдә күршеләре Наилә белән Нәзир бушка койма тотып бирде. Фельдшерыбыз Гөлнар Сәлимгәрәева да бик әйбәт. Әби-бабайларым бик ярата үзен, – дип шатлана Венера.

Иске йорттан бирегә күчү Тәслимә апа өчен бу йорт җәннәткә тиң. Газы-суы кергән, авыл җирендә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр өчен бәдрәфе дә өйдә булгач, тагын да яхшы. Ул үзе гомере буе колхозда авыр эшләр башкарган. Фермада йөк төягән, тегермән тарткан. Аның кебекләр гадәттә риясыз, ни кушсаң шуны үти торган беркатлылар. Алар тик торганнан гына килеп сине кочакларга, яратырга да мөмкиннәр.
 
Тәслимә әбинең өе

Венера үзе Ташкент шәһәрендә туган. Туксанынчы елларда Үзбәкстаннан китәргә мәҗбүр була. Әтисе күптәннән вафат. Әнисе белән бергәләп, 2001 елда туган авылына – Кызыл Мишәгә күченеп кайта. Венера шушы авыл кешесе – Вәлинур абыйга тормышка чыга. Ире белән ике бала үстерәләр.

Менә шундый игелекле социаль хезмәткәр дә бар арабызда. Ул әби-бабайларны хезмәт хакы алганга түгел, йөрәге кушканга шулай тәрбияли.

 

 

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА
Фото: Зәмирә Сәмигуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев