Саба дулкыннары

"Ятим баланың күз яшьләре рәнҗеш булып төште"

Разия әнисе үлгәндә бер яше әле генә тулган кызчык булган. Әбисе сөйләве буенча, әнисен күршеләренең бәйдән ычкынган эте тешләгән. Котырган булганмы-юкмы, кем тикшереп торган инде ул вакытта. әмма хуҗа бу хәлдән соң этен атып үтергән. ә Разиянең егерме яшьлек әнисе берничә атна урын өстендә хәлсезләнеп яткан да җан биргән.

Ул биш малайдан соң туган, көтелгән кыз бала булган. Разиянең әбисе бу хәлләрдән соң, йөрәк өянә­геннән, үзе дә чак кына ахирәткә күчмәгән. Җитмәсә әти кеше авылдан билгесез тарафка чыгып киткән. Аны шуннан соң беркем күрмәгән.
 
Разия әбисенең канаты астында ятимлекне сизмичә үскән. Саймә әбисе кая барса да, аны үзеннән калдырмаган. Тәмле ашат­кан, матур киендергән. Мәктәпне тәмамлагач, Разия Казанга китеп, тегүчелеккә укыган. Аннан тегү фабрикасына эшкә урнашкан. Шунда балалар йортында тәрбияләнгән Сафа исемле егет бе­лән танышып, кияүгә дә чыгып куйган. әбисе бу хәлләргә куанып бетә алмаган. Дөрес, фатирны эшләгән җирләреннән бер ун елдан соң гына вәгъдә иткәннәр. Яшьләр бүтән мөмкинлек булмагач мо­ңа риза булып, үз йорты белән яшәүче танышларының бер бүлмәсендә, акча түләп яши башлаганнар.
 
Җиде ел бергә гомер итсәләр дә Разия һаман балага уза алмаган. Кая гына барып күренмәгән ул. Ә ире бала теләгән. үзе балалар йортында үскәч, Сафа берничә балага әти булу турында хыялланган. Хатыныннан аерылып бүтән белән кавышу аның башына да килмәгән. ә менә уллыкка малай алу турында күп уйлаган. Разия бу турыда ишетергә дә теләмәгән. «Юньле кеше баласын табуга аннан ваз кичми. Эчкечеләр генә шулай эш­ләргә мөмкин. Аракы сө­ремендә яралган бала миңа кирәкми», — дип кырт кискән. Шулай ике ел бәхәсләшә торгач Сафа хатынын балалар йортына барырга күндерә алган. Анда әти-әнисе юл һәлакәтендә үлгән, бер туганы да булмаган биш яшьлек Гүзәл исемле кызны карарга тәкъдим иткәннәр. Аларны күрүгә зәп-зәңгәр күзле кызчык: «әни», — дип Разияне кочаклап алган.
 
Сафа тегү фабрикасында шофер булып эшләгәнлектән, балалар йортына машинада киләләр алар. һәм кайтканда юл һәлакәтенә очрыйлар. Разиянең иренең кулы, берничә кабыргасы сына. үзендә әллә ни авырту сизмәгәч, Разия «Ашыгыч ярдәм» белән беркая да китми. әмма икенче көнне, эче астан бик авырткач, больницага барырга була. Шунда ул үзенең йөкле икәнен белә. Балалар йорты да, кечкенә Гүзәл дә томан эчендә кала ир белән хатын өчен. Алар бәби алып кайтырга әзерләнә башлыйлар. Фатир алу чираты да якынлаша.
 
Ике көн тулгак тотып, бик авырлык белән таба баласын Разия. Ярып кына аласы булган да бит. Әмма табиблар: «үзең табарга тырыш», — дип катгый рәвештә каршы төшә­ләр. Ир бала авыру булып туа. «Мие зарар күрмәгән, — ди табиб. — Әмма аякларын, кулларын, гәүдәсен беркайчан да селкетә алмаячак. Бу баланы гомер буе карарга кеше кирәк булачак».
 
Ир белән хатын өнсез калалар. Разия ана йөрәге белән аңлый. Алар ятим бала Гүзәлне рәнҗетте­ләр. Аның әти-әнисен яңа­дан табу шатлыгын парә-парә үз куллары белән җимереп ташладылар. Киләчәккә өметен сүндерделәр. Аларга ятим баланың күз яшьләре рәнҗеш булып төште.
 
Әбисе исән була әле ул вакытта Разиянең. Бу хәлләрне белеп, ул ерак авылда яшәүче мари карчыгына чыгып китә.
 
— Кызыңның кызы ятим балага җанында урын тапмаган, — ди теге фал ачучы карчык.
 
Һәм әллә ничә төрле үлән салынган җитен букча биреп җибәрә. Шушы үләннәрне төнәтеп, яңа туган сабыйны коендырырга куша. Бер ел дәвамында мари карчыгы нәрсә кушса шуны эшлиләр Сафа белән Разия. Балада алга китеш сизелә башлый. Бәхетләренә Гү­зәл һаман балалар йортында була. Бөтен кәгазьләрне тәртипкә китереп, кызчыкны яңа фатирга алып кайталар.
 
— Кызым, гафу ит мине, — ди Разия, Гүзәл аны: «әни, мине беркайчан да калдырып китмәссеңме?» — дип кочаклап алгач. «Син минем иң яраткан кызым булачаксың. Җа­ным­­да синең өчен һәрвакыт урын булачак».
 
 

Алмазия ГАТИНА, Казан
Татарстан яшьләре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: