Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Яшьли ипинең кадерен белеп эшлим". Лаеш районы кырларыннан репортаж

Җәй азагында яңгырлар күп яуды, бу урып-җыю эшләрендә кыенлыклар тудыра. Әмма игенчеләрнең тырышлыгы белән, урак инде тәмамланып килә. "Татар-информ" хәбәрчесе шундый районнарның берсендә - Лаешта булды.

Лаеш районы Имәнкискә авылында урнашкан Гинсбург В.С. Крестьян (фермер) хуҗалыгы яңа гына оештырылган - икенче генә сезон уракта катнаша. Хуҗалык яңа булса да, табигать кыенлыкларын исәпкә алып эшләргә өйрәнгәннәр. 
  
 

- Былтыр 800 гектар иде, хәзер менә 1500 гектарга җитте безнең җирләр, Аллага шөкер. Яңа мәйданнарга бодай чәчәбез. Хуҗалык буенча уртача уңыш – 29-30 центер. Көзге бодай 183 гектар иде, бер әйләнешкә 26 центнер бирде. Ә язгы бодай бүгенге көндә уртача 32 центнер белән бара, - дип хуҗалык белән таныштыруны башлады агроном Рифгать Гайнуллин. - Ашлыкны җыеп бетерергә 300 гектар калды. Суктырылган бөртеклеләрне “Казанская мельница”га үзебез өчен биш айга сакларга тапшырабыз, аннары, алучылар табылгач, сатабыз. Быел без кырларның 895 гектарында бөртекле культуралар чәчтек, 238 гектарында – язгы рапс. 
 
Агроном безне язгы бодай кырларына алып китте. Ике комбайн эшли, ашлыкны ике КамАЗ ташый. Ашлык туры ындыр табагына кайта, анда эшкәртелә, аннары элеваторга җибәрәләр. Бер көндә 1166 тонна җибәргәннәр. Казанга, Балык Бистәсенә һәм Алексеевский районының Левашово авылындагы элеваторга. 

Хәзер агроном болар турында җиңеллек һәм рәхәтлек белән сөйли. Ә бертуктаусыз яңгырлар койган вакытта, элеваторлар белән барысы да шулай җиңел булмаган.

- Ярый хәзер һава торышы яхшырды. Бик авыр хәлдә башладык, көн аралаш яңгыр явып торды, икмәкне тапшыру буенча авырлыклар күп булды. Хәзер дымлылык 15 процентка төште инде. Яңгырлардан соң 25% дымлылык белән сугарга чыктык, алга таба көтеп булмый иде инде. Юешне элеваторлар кабул итми иде, шушында яткырып, киптереп, ындырда аттырып, чистартып, дымлылыгын киметә идек. 

 

Ашлыкны икмәк эшкәртү предприятиеләренә алып барасың, дымлы диләр, алмыйлар. Икмәк бар, икмәкне алар юешме, юеш түгелме кабул итәргә әзер булып торырга тиеш, минемчә. Хәзерге вакытта хуҗалыклар өчен куркынычы бар - икмәкнең дымлылыгы югары булса, аны сатып булмый. Хәзер арышны кабул итәр өчен база дымлылыгын 14,5% куйганнар, элек 15 иде. Менә хәзер 14,5 процентка китерү өчен, арыш 25 градуслы эсселектә 3-4 көн ятарга тиеш. Һәр крестьян-фермер хуҗалыгы 14 миллион сумлык киптергечләр куя алмый бит инде. Кайсының 500, кайсының 200 гектар җире булган кечкенә фермерлар ашлыкны җирдә киптереп азаплана. Кояш булмагач, ничек кипсен инде ул?

Элек уңыш җыю башлангач бөтен  икмәк эшкәртү предприятиеләренә комиссия йөреп чыга иде. Алар ашлыкны кабул итә аламы, юкмы - тикшерәләр. Без менә комбайннарны карыйбыз бит. Комбайнның нинди хәлдә, ничек җиһазландырылган, янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин ителгәнме, комбайнчыларның сәламәтме - тикшерәбез. Техник күзәтчелек килә, тикшерә, эшләргә рөхсәт бирә.

Хәзер ашлыкны “Казанская мельница”га тапшыра башладык, алар чикләр куймады. Дымлылыгы туры килеп бетми инде, барыбыер алалар. Алар он чыгараганга күрә бирдек. Бер дә булмаса, онны урнаштырырбыз дигән фикердә калдык.

Калган уңышны җыеп бетерергә, Алла бирсә, ун көн җитәчәк. Ун көннән аннары рапс кибеп җитеп, аны суксак, аннары бөтен техника белән җир эшкәртергә тотынырбыз, - дип сөйләде Рифгать Гайнуллин.

Җәй ахырындагы яңгырлар булса, рапс җәй башындагы корылыктан зарар күргән.

- Без чәчкән рапс – чит ил гибриды. Бик күп ашлама кертергә туры килде. Кәбестә күбәләкләре килеп чыкты, алар белән көрәштек, бик күп чыгым салынды бу рапска. Шулай да рапс уңышы планлаштырганнан әзрәк килеп чыгачак.

- Быел җәй умартачылар рапсны агулаганнан кортлар үлә дип зарланган иде. Сез дә рапсны агулаган идегезме?

- Без дә агулаган идек, тик якында яшәүче умартачылар белән сөйләштек. Мондагы Имәнкискә авылы кешесе белән һәрвакыт контактта булдык. Иртә дә килдем янына, кич белән дә сөйләштекбелән. Без төнлә агуладык. Умарталыгы якында булса да, кортлар үлә дигәнне әйтмәде ул. Андый хәлләр дозаны карамаган очракта, бөҗәкләр өчен бик каты туендырылган агулар сибелгәндә булгандыр. Без агуны куркынычлык классына карап сайлап алдык. Җылы канлы җәнлекләр өчен зарар аз килсен дип сайлап алырга кирәк аны. Ул бит кеше корты, алар аның белән гомер буе шөгыльләнә, ул аның акчасы, гаиләсенең бюджеты.

Законлы урнашкан умарталык тирәсенә рапсны утыртмаска тырышабыз. Ләкин әйтмичә эшләгәннәре бар. Китерәләр дә, урманга утырталар, син аны белми дә каласың. Киләсе елга безнең рапс кырлары Имәнкискәдән 5 чакрым, Меретәк авылыннан 3 чакрым, Кече елгадан 6-7 чакрым ераклыкта булачак. Агу сипкән вакытта кыргый бөҗәкләргә зарары була инде, ләкин бернинди бал корты да очып җитә ала торган түгел, - диде Рифгать абый.

Без Лаешка барган көнне Гинсбург хуҗалыгына тикшерү килгән иде. “Россельхозцентр”дан килүче белән дә аралаштык. 


 
- Үсемлекләрнең чирләре юкмы икәнен карыйбыз, корткычларны, чүп үләннәрен тикшерәбез. Менә хәзер урып-җыю, көзге чәчү эшләрендә идарәчеләр белән берлектә йөрибез. Нәрсә белән агулаганнарын тикшерәбез, тәкъдимнәребезне бирәбез. Лабораториядә орлыкларның нәрсә белән зарарланганына анализ ясыйбыз. Дөрес агулаганнармы, юкмы икәнен карыйбыз, - диде Марс Вәлиев.

- Ялгышлык эшләп ташлаучылар, дөрес агуламаучылар бармы?

- Менә күреп торасыз, монда тәртип. Тәртип булмаган җирләр дә бар шул. Аларга бөтенесен өйрәтәбез инде, боларны юкка чыгарыгыз, башка алай эшләмәгез дип йөрибез.
Арышны гел тикшереп торабыз, ләкин тикшерүләр түләүле, ә бар кешенең дә акча түлисе килми. Бервакыт, әле советлар заманында, шушы Имәнкискә авылында амин тозы дигән гербицидлар сиптерделәр, аннары хайваннар шул чәчүлекләргә кереп ашады, шуннан сөттә амин тозы килеп чыкты. Елгага өчәр-дүртәр тонна сөт түктеләр. Шуңа гел тикшереп торырга кирәк.

- Түләмибез, тикшертмибез диючеләр нишли?

- Аларны да мәҗбүр итәбез инде, акчасын түләмиләр, бурычлы булалар, аннары судка бирәбез. Түләүләр эш хакы түләргә, препаратлар алырга кирәк. Без бит аны үзебезгә байлык җыю өчен сорамыйбыз, авыл җирлегендә җиңел табыш артыннан куып булмый. 
 
Кыш көне дә эшсез тормыйбыз, ашлык сакланган складларны тикшерәбез. Тычканнар, талпаннар, амбар коңгызларына каршы көрәшәбез, - диде “Россельхозцентр” вәкиле. 


 
- Тикшертү – ул кирәкле әйбер, без лабораториядән башка эшләргә тиеш түгел, эшли дә алмыйбыз. Без орлыкны агуларга тотынганчы лабораториядән анализын алырга тиеш. Ашлык нәрсә белән зарараланганын белгәч кенә агу сайлана – диде хуҗалык агрономы.

Агулау турында сөйләшкәч, эшнең ничек барганын да күзәттек. Көзге чәчүгә дигән орлыкларны агулау бара иде. Шул эшне башкарган Нәсимә Хәсәнова белән дә сөйләшеп алдым. 


 
- Без хәзер чәчеләсе орлыкларны агулап хәстәрлибез. Эшемне читен, авыр димим, миңа бик ошый, хезмәт хакын да вакытында бирәләр. Эшкә карап инде, күп эшләсәң, күп итеп бирәләр, акчаларны тоткарлап калулар юк.

- Урак өсте эшләре беткәч, нәрсә белән шөгыльләнәсез?

- Кыш көне дә монда орлыклар кала бит әле, аларны яңадан чистартабыз. Кышын да эшкә чыгарталар, гел-гел түгел инде, шулай чакырып-чакырып эшләтәләр. Җитәкчеләр дә безгә карата яхшы мөнәсәбәттә, кирәк икән яхшы итеп сорыйлар, дорфа түгел, иң мөһиме шул бит инде. Коллективыбыз да бик дус, эшләгәнебез сизелми дә кала.

- Киптерүдә дә сез эшләгәнсез, яңгырлар озак яугач, авыр булгандыр?

- Рапсны юеш булгач монда җәеп киптердек. Яңгырларда тырышабыз инде, без аңа ияләшкән, без бит авыл балалары, - диде ул.
 
Агроном да эшчеләрне мактап кына тора. “Менә бу безнең Рөстәм Хәсәнов, погрузчикта эшли. Ике сменага чыга, көндез дә, төнлә дә эшли. Молодец малай”, - ди.

- Барлыгы 3 механизатор, 2 комбайнчы, 3 тракторчы, мин, 2 шофер, өч хатын-кыз, ике машинист бар. Менә безнең коллектив шушындый кечкенә генә, 1500 гектар җиребез.  

Безнең хуҗалыкның “Полесье” һәм “Акрос” дигән ике комбайны бар. Бүгенгә хәтле икесе эшләде. Бүген берсе ремонтта, икенчесе суга. Ике КамАЗ бар. Хәзер бер комбайн да бер КамАЗ калдырдык, бер КамаАЗ чәчүгә китте, ашлык ташый. Барлыгы 1700тонна суктылар. Караңгы төшкәнче эшлибез. Чык кипкәч, суга башлыйбыз, чык төшкәч, туктыйбыз. 


 
Хәзер комбайнчыларның булышчылары юк, андый заманалар бетте. Дөресен әйткәндә, хәзер булышчылар кирәк тә түгел. Комбайн компьютерлаштырылган. Авариягә китерә алырлык ситуацияләрне дә, югалтуны да күрсәтә. Комбайннар яхшы хәзер. Элек барабаннар тыгыла иде, аны чистартырга кирәк, ә хәзер ул барабан тыгыла икән, махсус стартер куелган, кнопкага баса да, кире чыгарттырта, - ди агроном.

- Элек, бер колхоз урып бетерергә өлгермәсә, башка колхозлар ярдәмгә килгән. Хәзер ничек?

- Хәзер дә шулай. Акча түләсәләр. Үткән сезонда мин үзем шушы малайлар белән бер хуҗалыкка булыштык. 250 гектар җир эшкәрттек, 100 гектар чәчеп бирдек. 300 мең акча алып кайттык. Аннары көз көне барып суктырдык, аларның якынча 200 гектар җирләрен сугып бирдек тә, шуннан 65 тонна орлык алып кайттык үзебезгә. Шуны эшкәртеп чәчтек. Менә бу көзге бодай алардан алып кайткан, сатып алып торасы булмады.

- Чәчүгә “элитный” орлык алдык дидегез. Аны кайдан кайтарттыгыз?

- Минзәләдән. Менә “ООО Заиковский” дигән кепка да бүләк иттеләр. Әйбәт хуҗалык. Бу сорт - "Йолдыз". Бик кызыгып үлә-бетә эзләдем. Безгә ул яз көне эләкмәде. Менә соң гына, 15-20 майларда таптык. Алып кайтып бирделәр Минзәлә районыннан. Соң чәчелде, 19 июльгә хәтле коры булды, шуңа быел башагы тиешлесенең яртысы кадәр булып кына үсте. Бу бик перспективалы сорт, - диде Рифгать абый. 

 
Хуҗалык агрономы әйтүенчә, Лаеш районында җирләр уңдырышлы. 

- Безнең җирләр тигез, 600 метр саен агачлар утыртылган, карны шулар тота. Хәзер кар тотулар юк, кыйбатка төшә, элек солярка 3 тиен тора иде, карт тотар өчен шуны яга идек, хәзер бу эш Аллаһы Тәгаләдән тора. Бу тирәдәге бер авылының көньяк тау битендә ачылып китә торган бер кыр бар, быел анда уҗым җирләре кардан тиз ачылды, ә апрель аенда салкыннар булып алды. Ашлык "җылы" дигән сигнал алып үсүгә китте, аннары аңа суык бәрде...   

Рифгать абый кырда кемнәр эшләгәнен санап чыкты. “3 механизатор, 2 комбайнчы, 3 тракторчы, мин – агроном – 6 кеше”, - диде ул. Санап карасак, эшчеләр саны алтыдан артып китәргә тиеш, тик монда бер эштә генә эшләп калмый, шуңа күрә эшчеләр тиз арада эш урыннарын да алмаштырып тора. Кичә комбайн кабинасында, ә бүген тракторныкында. 
 
Без кырга килгәндә Салават Шәрәпов тракторда чәчү эшләре белән мәшгуль иде. Ә берничә көн элек кенә ул комбайнда тырышып эшләгәне өчен район башлыгыннан бүләк алган. 
 

 
- 1500 гектар җирдә язгы, көзге чәчүләрдә ул, бүгенге көнгә 600 тонна ашлык та суктырды – универсал. Машина йөртүчеләргә чәчү комплексында күпме эшләнгәненә карап түләнә. 65-75% аларныкы, мәсәлән, тракторчы 1000 сумлык эшли икән, 750 сум шоферныкы. Шуңа күрә, бөтен кеше тракторчы Салаватка бәйләнгән, - диде агроном. 
 

 
- Мин, укып бетереп, 1993 елда армиядән кайтканнан бирле тракторда эшлим. Ияләнгәч, трактордан комбайнга күчеп эшләүнең аврлыгы юк инде. Миңа үзең чәчкән җирләрне суктырганда кызык, - ди Салават Шәрәпов.

- Рифгать абый сез эшли торган яңа техника компьютерлар белән җиһазландырылган ди. Тиз ияләштегезме андый трактор белән комбайнга?

- Башта безгә, элекке заман кешеләренә, читенрәк иде андыйда эшләргә, хәзер өйрәнгәч, рәхәт, - ди ул шаярып.

- Түләүләр ничек соң?

- Түләү Аллага шөкер. Авыл эше авыр инде, эшләмичә дә булмый. Исән-сау булганда эшләргә язсын.

Комбайнчылар икәү. Берсе чәчү эшенә тракторга күчеп утырса да, икенчесе үзенең эшен дәвам итә иде.

“Яныңда ярдәмгә килүче булмаса, эшләве бик читен, шуңа бер-беребезгә булышып эшләгәндә рәхәт”, - диде Салават Шәрәпов.
 

 
Икенче комбайнчы турында “Ринат Хәсәнов рекордка бара, шушы көннәрдә мең тонна сугарга тиеш”, - диде агроном. 
 

 
- Комбайнда ничә ел эшлисез?

- 1984 елда укуны бетердем дә, шуннан утырдым, менә 35 ел була инде.

- Ошатып эшлисезме?

- Ошатып эшлим, алай булмаса, эшләп тә булмый. Яшьли ипинең кадерен белеп эшлим.

- Сезонлы эш булгач, кыш көне нишлисез?

- Без кыш көне дә шушы хуҗалыкта эшлибез, ашлык чыгарабыз... Карын да чистартабыз – эш бар.

- Быелгы уңышлар ничек?

- Аллага шөкер, яңгырлар булды. Быел уңыш күбрәк җыелырга тиеш.

- Яңгырлар күп яугач эшегез күпмегә соңга калды?

- Яңгыр булгач атна-ун көнгә соңгарак калды инде. Тагын яңгырлар башланса да, курыкмыйбыз, яртысыннан күбрәге җыелып бетте инде.

- Уңышның җыелып бетмичә калган очраклары булдымы соң?

- Элегрәк булгалады инде, кырлары белән кала иделәр, керә алмадык.

- Бик аянычлы булгандыр инде ул?

- Юк, яз көне фуражга ала идек аны.

Шулай ук, Ринат Хәсәнов рекорд куям, алдынгы булам дип эшләмәвен, аның өчен иң мөһиме – эшнең сыйфаты икәнен әйтте.

- Аллага шөкер, гаиләм бар, балалар үз янымда, ерак китмәделәр, авылда барлык уңайлыклар бар. Премияләр элек тә бар иде, алар стимул бирә инде, безне онытмаганнарын беләбез, - диде ул.

Гинсбург В.С. Крестьян (фермер) хуҗалыгына тикшерүгә Лаеш районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Линар Сабиров та килгән иде.

 
- Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы белән тикшерүләргә еш йөрибез. Урып-җыю эшләре башланганнан соң өч тапкыр алдынгы комбайнчыларны бүләкләргә дип кырларга чыктык. Монда да килгән идек. Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Виталий Германов белән бергәләп килгән идек. Районнан мактау грамотасы һәм 3000 сум акча бирдек. Комбайнчылар яхшы эшли.  Дәвамы: https://intertat.tatar

 

Автор: Гөлия ХӘСБИУЛЛИНА
Фото: Абдул Фархан
 
Чыганак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев