Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яшелүзәнле 218 мең сум акчасыннан колак каккан

64 яшьлек ханым үзе белмәгән хатынны фатирына керткән һәм аның бозык чыгарам диюенә ышанган.

Заманча мошенниклык ысуллары күбәйсә дә, чегәннәрнең бозык алып ташлыйм дигәне күптәнге юл. Шулай булуга карамастан, андыйларга да ышанучылар һаман булып тора.

Узган атнада Яшел Үзәннең Королев урамында яшәүче 64 яшьлек пенсионерка ханым шундый аферага ышанып, күз ачып йомганчы 218 мең сум акчасыннан колак каккан. Ул үзе белмәгән хатынны ни өчен фатирына керткәндер һәм аңа эч серләрен чишкәндер, анысын хәзер полицейскийлар ачыклый, дип яза җирле басма.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/29/153312/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев