Саба ТВ

Яшел Үзәндә POZIS заводы цехына ут капкан

Урында янгын сүндерүчеләр эшли.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә POZIS заводы цехларының берсе янган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Янгын турындагы хәбәр 112 бердәм коткару хезмәтенә 7.20 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын яңа төзелгән цехларның берсендә чыккан, диелә.

Урында янгын сүндерүчеләр һәм башка хезмәтләр эшли. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

http://tatar-inform.tatar

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: