Саба дулкыннары

ЯШЕЛ ҮЗӘНДӘ ДӘ СЫНАТМАДЫЛАР

Районыбыз чаңгычылары 16-19 гыйнварда Яшел Үзәндә «Маяк» спорт комплексының чаңгы трассасында 15-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Олимпия уеннары призеры Андрей Ларьков призына чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.

Быел ярышларны 24 муниципаль районнан 160тан артык чаңгычы берләштерде. Шулар арасында Сабадан Камилә Сөләйманова 3 километрга классик стильдә –3нче, 5 километрга ирекле стильдә 1нче урынны яулады. Сабина Хәбирова әлеге стартта 2нче урынны алды.

 

Фото: Люция Загидуллина, zpravda.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: