Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яшь Гвардия район яшьләре арасында яшьләр турын үткәрде

"Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия"се бөтенроссия иҗтимагый оешмасы - Саба муниципаль районында яшьләр сәясәтен үстерү буенча эшләүче, үзләренең реаль проектларын тормышка ашыручы яшьләр оешмасы. Ел дәвамында Саба муниципаль районының Яшь Гвардиясе тарафыннан район яшьләре өчен күп чаралар үткәрелә.

        15 нче август көнне "Сабантуй" мәдәни-спорт комплексында Саба муниципаль районы яшьләре өчен яшьләр туры узды. Чараның максаты - "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең халык программасына тәкъдимнәр җыю. Чарала Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары, район җирлекләренең актив яшьләре катнашты. Катнашучылар оештыручыларга республиканың мәгариф, авыл хуҗалыгы, мәдәният, спорт, туризм һ.б. үсеше буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

          Тәкъдимнәр туплаганнан соң, Гвардия ГТО фестивалендә актив катнаштылар. Биредә катнашучылар һәм кунаклар ГТО нормаларын тапшырдылар, үзләренең көчләрен сынадылар. Әлеге фестивальнең нормаларын уңышлы тапшырган өч катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев