Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яшь ана биш көнлек баласын саткан

27 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган.

Cанкт-Петербургта яңа туган баласын саткан Үзбәкстан хатынын тоткарлаганнар. Аңа карата җинаять эше ачылган. Бу турыда Санкт-Петербург буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу хатын яңа туган сабыен сатып алучы рәвешендә килгән оператив хезмәткәргә 280 мең сумга биргән.

"Шикләнелүче хатын 12 сентябрьдә Кораблестроителей урамындагы йорт янында оператив тикшерү чараларында катнашкан полиция хезмәткәренә 280 мең сумга баласын сатты. Шуннан соң хатын тоткарланды. Ул баласын 7 сентябрьдә тапкан", диелгән әлеге хәбәрдә.

Тикшерү органнары 27 яшьлек Үзбәкстан гражданкасына карата "Кешеләр белән сату итү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Хәзерге вакытта әлеге хатынны сак астына алу һәм аңа гаепләү белдерү турында мәсьәлә хәл ителә.

Сабыйны балалар учреждениесенә урнаштырганнар.

 

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев