Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Ярдырырга теләмибез"

Рөстәм Зарипов язмаларын тетрәнеп укыйм. Көн кадагына суктырып, авырткан җиргә басып яза. Кулыма каләм алырга Р.Зариповның мәетләрне яруга кагылышлы язмасына аваздаш «Бик авыр хәлләрдер» дигән хат сәбәпче булды. Авторы – Сәрия Юнысова.

Әйе, бик авыр хәлләр шул. Моннан 20 ел элек урамда фаҗигале рәвештә ирем һәлак булды. Моргка алып киттеләр. Шулай кирәк диделәр. Алып кайткач, иремне караган идем, егылып китә яздым. Баш капкачын ачканнар, бугазыннан алып җан җиренә кадәр ярып төшкәннәр. Юан җепне аршынлап атлатып аркылы-торкылы тегеп куйганнар. Эченә басып карагач, нидер чыштыр-пыштыр килде. Эченә тутырырга мамык та жәлләгәннәр дип тагын еладым. Шушы сурәт биш ел күз алдымнан китмәде, елатты да елатты. Аллаһының рәхмәте белән икенчегә кияүгә чыккач кына бераз тыелдым.

“Булгария” баткан көнне икенче ирем Рәүфне инсульт бәрде. Больницада күзләрен мәңгегә йомды. “Иртәгә сәгать 8дә ярабыз”, – диделәр. Рәдифне ботарлаган кебек Рәүфне дә тураклыйлар икән дип елаудан туктый алмый утырганда сеңлемнең улы Ирек: “Елама, әйдә баш врач янына киттек, кайтып китмәгәндер әле”, – дип, шунда алып барды. Баш врач ни өчен ярдырырга теләмәвебезне сорады. Ә мин әйтә алмыйм, елыйм гына. Ирек: “Дини сәбәпләр аркасында”, – диде (бу вакытта ул намаз укый иде инде). Шулай дип гариза язып, баш врачтан кул куйдырып, мөһер бастырып, документ әзер булды. Иремнең гәүдәсен иртән 9да килеп алырсыз дип кайтарып җибәрделәр. Рәүфне Балык Бистәсе районының урман эчендәге Кама бистәсе зиратына, әтисе белән әнисе янына җирләдек. Рәүфне кәфенләгән мулла бабай мине елаудан тыйса да, зиратка керүдән тыймады. Анда бездәге кебек ләхет алмыйлар икән. Комлык булганга, турыга гына казып төшәләр дә, мәетне шунда салып, такталарны өй түбәсе рәвешендә сөяп куялар, аннан күмәләр.
 
Гөлфирә ХӨСНЕТДИНОВА. Казан.
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев