Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Янгыннан куркып: шашлыкны кайда кыздырырга ярый һәм коры үләнне яндыру кайчан рөхсәт ителәчәк

25 апрельдән Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Берничә ел инде чикләүләр май бәйрәмнәре вакытында кертелә. Чөнки бу чорда күп кеше дачаларга китә яки табигатькә чыга. Бу мәҗбүри чаралар – нәкъ менә язгы коры көннәрдә янгыннар шактый чыга. Быел Татарстанда чүп яндырганда, торак йортларга ялкын күчүнең дүрт очрагы теркәлгән инде.

 

2019 елда Татарстандагы янгыннар турында

Кар эрү һәм яз җитү белән Татарстанның янгын сүндерүчеләре өчен мәшәкатьле чор башлана.

Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин, нәкъ шушы чорда янгыннарның артуы турында сөйләде.

“Янгыннарның шактый өлеше коры үлән һәм чүпне контрольсез яндыру аркасында килеп чыга. Тәмәке төпчекләрен ташлаганда ут белән саксыз эш итү дә сәбәпче. Болар барысы да табигать һәм урман янгыннары чыгуына сәбәп булып тора. Алар авыр, хәтта аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”, - дип сөйләде Максим Трущин.

Трущин сүзләренчә, быел апрельдән башлап Татарстанда коры үлән яну аркасында 282 янгын чыккан. Чагыштыру өчен: узган елның шушы ук вакытында коры үлән януның 140 очрагы теркәлгән булган.

“Быел коры үлән януның 85 очрагы Казан шәһәренә туры килә”, - диде Трущин.

Татарстан башкаласы әлеге күрсәткеч буенча республиканың башка шәһәрләре арасында лидер.

Шушы көннәрдә генә “Татар-информ” агентлыгы, Казанда, “Мегастрой” сәүдә үзәгеннән ерак түгел, Гаврилов урамында янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Шаһитләр төзелеш гипермаркеты артында кара куе төтеннең күккә күтәрелүен видеога төшергән.

Соңрак Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте Казансу елгасы буенда камышлар януын хәбәр итте.

Янгын техникасы килә алмаган, чөнки ут чыккан урын керү өчен катлаулы җирдә булган. Янгын урынында өч автоцистерна эшләгән. Янгынчылар су кисемендә утны сүндерү өчен Казансу елгасына мотопомпалар куйган. Көрәкләр белән дә эшләгәннәр.

Коры үлән һәм чүп яндыру аркасында килеп чыккан дүрт янгын аяныч нәтиҗәләргә китерде, диде Трущин. Казанда, Актаныш, Чистай һәм Биектау районнарында чүп һәм коры үлән яндырганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, ялкын торак йортларга күчкән.

“Казанда булган янгында бер хатын-кызның тәне пешкән. Утның өенә күчкәнен күргәч, ул аны сүндерергә тотынган һәм кулларын пешергән”, - дип сөйләде Трущин.

Максим Турщин сүзләренчә, тулаем алганда быел Татарстанда янгыннар вазгыяте узган елга караганда начаррак. 2019 елда янгыннарның гомуми күләме 12%ка арткан. Ел башыннан 1451 янгын чыккан, аларда 64 кеше һәлак булган.

Май бәйрәмнәрендәге чикләүләр

Янгыннарның иң күбе май аена туры килә. Трущин сүзләренчә, бу дачникларның кыштан соң бакчаларын чистарту белән бәйле.

Күпсанлы янгыннардан саклану өчен, 25 апрельдән 10 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

“Янгынга каршы махсус режим вакытында республика территориясендә чүп һәм үлән яндыру тыела. Торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре, балалар лагерьләре территориясендә ачык утта, учакта һәм мангалларда ризык әзерләү, шулай ук пиротехника куллану тыела”, - диделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Башкача әйткәндә, 25 апрельдән 10 майга кадәр республика территориясендә коры үлән һәм чүп яндыру тыела. Моннан тыш, Министрлар кабинеты раслаган исемлеккә кергән торак пунктларда һәм территорияләрдә шушы ике атнада шашлык кыздыру һәм ачык утта яки мангалда ризык әзерләү тыела.

Исемлеккә урман чигендә урнашкан 84 торак пункт, 29 бакчачылык ширкәте, 80 балалар лагере һәм 19 ял базасы кергән.

Казан, Яшел Үзән, Азнакай, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Норлат, Питрәч, Саба, Сарман, Сапс, Тәтеш, Тукай, Чистай һәм Ютазы районнарының кайбер авылларында һәм бистәләрендә ачык утта ризык әзерләргә ярамаячак.

Шашлык кыздыру һәм пиротехника куллану тыелган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре, балалар лагерьләре һәм ял базаларының тулы исемлеген Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында карарга була. Документка сылтама: http://mchs.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1456474.htm

Министрлар кабинеты исемлегенә кермәгән торак пунктларда, урман читеннән 50 метр ераклыкта гына шашлык кыздырырга ярый.

Янгыннарны булдырмас өчен Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре куркыныч зоналарга рейдлар уздырачак.

“Янгыннар чыгарга мөмкин булган торак пунктларны күзәтү өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле йөкләмәсе бар. Хәзерге вакытта без торак пунктларның мәгълүматларын тикшерәбез”, - диде Трущин.

Моннан тыш, куркыныч зоналарда профилактик төркемнәр дә дежур торачак. Алар хокук бозучыларны ачыклаячак. Янгынга каршы махсус режим вакытында тәртип кагыйдәләрен бозучыларга 3 меңгә кадәр штраф салыначак.

Кайчан ярый

Коры үлән һәм чүпне бары тик 10 майдан соң гына яндырырга яраячак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре чүпне диаметры 1 метр һәм тирәнлеге 30 см булган чокырда яндырырга киңәш итә. Учакны теләсә нинди корылмадан 50 метр, ылыслы урманнардан 100, яфраклы урманнарда 30 метр читтә ягарга була.

“Үлән һәм чүп металл савытта яндырылса, бу ераклыкны ике тапкырга киметергә рөхсәт ителә”, дип аңлатты Трущин.

Чүп яндырганда, аны даими карап торырга кирәк. Янгын чыга калса, сүндерү өчен якында гына су салынган савыт булырга тиеш.

Шашлыкны мангалда яки тимер савытларда кыздырырга кирәк. Агачлар һәм корылмалар белән 5 метр ара калырга тиеш. 2 метр радиуста территорияне коры үләннән һәм чүптән арындырырга кирәк. Шашлык кыздырганнан соң, күмерләрне сүндерергә һәм өстенә туфрак сибәргә кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре күзәтүе астында

Янгыннар саны арту сәбәпле, Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы профилактик рейдларны ешрак уздыра. Күп балалы гаиләләр яшәүче йортларга хезмәткәрләр аерым игътибар бирә.

Шушы көннәрдә генә янгын күзәтчелеге инспекторлары Авиатөзелеш районының Пестель урамында яшәүче күп балалы гаиләдә булды. Нәкъ шушы урамда берничә көн элек коточкыч янгында алты кешелек гаилә һәлак булган иде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре барган йортта биш кечкенә бала яши. Аларны әтиләре һәм әбиләре тәрбияли. Әниләре күптән юк. Күршеләре белән булган фаҗига турында ишеткәч, алар улы белән өйләрендәге иске электр чыбыкларын яңага алмаштырырга хәл иткән.

“Өйдә соңгы тапкыр чыбыкларны сигез ел элек алыштырган идек. Безнең өйдә биш бала бар бит. Без аларга шырпы белән уйнамагыз, ут белән шаярмагыз дип көн саен әйтеп торабыз”, - дип сөйләде хуҗабикә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре өйгә керүгә, газ җиһазлары өстендә әйберләр тулы шкафның торуын күрде. Ул хуҗабикәгә кисәтү ясады һәм шкафны башка җиргә күчерергә кушты. Калган бүлмәләрне карагач, хезмәткәр янгын турында автном хәбәрче урнаштырды.

Йорт ихатасында инспектор коры ботаклар өеменә игътибар итте. Хезмәткәр хуҗабикәгә чүпне җыеп куярга кушты һәм 10 майга кадәр, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булганда, яндырырга ярамый дип кисәтте.

“Ел саен Казанның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре янгыннарны һәм аларда кешеләрнең һәлак булуын булдырмый калу өчен профилактика чаралары күрә. Янгыннар күпчелек шәхси секторларда чыга. Көнкүреш техникасын дөрес кулланмау һәм ут белән саксыз эш итү янгынның төп сәбәпләре”, - диде Казан буенча “Советский” күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе җитәкчесе, эчке хезмәт майоры Рамил Мөхәммәтдинов. 

 

Автор: Елена САЛЯХОВА, sntat.ru
Фото: Елена Саляхова, "Татар-информ" архивы, pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев