Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйлованың улын тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр табылган

Яман шешнең дүртенче стадиясе булуга карамастан, Айгөл үзе улы Әмирне тәрбияләп үстерәсе килә.

Казанда яшәүче Айгөл Фазыйлова яман шеш белән авырый. Ул алты яшьлек улын тәрбиягә алырлык гаилә эзләп, Андрей Малахов тапшыруына да мөрәҗәгать итте. Малайны уллыкка алырга теләүче гаиләләр табылган. Бу турыда "Татар-информ"га лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итә торган Анжела Вавилова фонды җитәкчесе Владимир Вавилов әйтте.

"Без Айгөл белән Мәскәүгә, Андрей Малахов белән яңа программа яздыру өчен бардык. Аны 6 мартта төшерделәр, тиздән эфирга чыга. Программага килгән гаиләләр арасында Айгөлнең улын алырга теләүчеләр күп иде. Хәтта Якутия һәм Израильдән дә бар. Хәзер Айгөлнең өлкән яшьтәге апасы - баланың опекуны", - дип сөйләде Вавилов.

Биш ел элек Айгөл Фазыйлованың әнисе яман шештән үлгән. Аның артыннан абыйсы да шул авырудан вафат булган. Бер елдан Айгөл үзе дә яман шеш белән авырый башлый. Тагын бер апасына куркыныч диагноз куялар.

"Язмыш бу гаиләне шактый каккалый. Айгөлнең бер апасы улына опекунлык рәсмиләштергән, аның инвалид улы бар. Айгөлнең әнисенең бертуган сеңлесе Казан хосписында яман шештән үлде", - дип сөйләде Вавилов.

 

 

 

Яман шешнең дүртенче стадиясе булуга карамастан, Айгөл күңел төшенкелегенә бирелми, көрәшүен дәвам итә. Айгөл улы Әмирне үзе тәрбияләп үстерәсе килә.

"Айгөл хәзер өендә дәвалана. Аны безнең хезмәткәрләр күзәтеп тора. Әгәр хәле начарланса, Казан хосписына алып китәбез. Яхшыга өметләник", - диде Владимир Вавилов. 

Фото: Султан Исхаков, с личной страницы Айгуль Фазыйловой

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев