Саба ТВ

Саба районы

Радио һәм телевидение яңалыклары

"Яман чирдән иң яхшы дәва - аяк астыбызда ук үсә икән!"

Безнең илдә яман шеш авыруы бик күпләрне бакыйлыкка алып китә. Мин дә ул чир белән күзгә-күз очрашкан кеше: күкрәгемә ике тапкыр операция ясаттым. Беренчесен – 1985 елда. Шул көннән бирле әлеге чир турында шулкадәр күп материал тупладым, бу өлкәдә, ачуым да бер килмәгәе, профессорга әйләндем бугай.

Яман чирне түндербаш (болиголов) белән дәвалауларын белмәгән кеше калмагандыр инде, чыннан да, ул бу чирдән иң яхшы дәва. Аны сусын (сабельник) төнәтмәсе белән бергә эчәләр. Тырнак гөл (календула) төнәтмәсе эчкәндә дә файдасы бик зур.

 
Табиблар чирне соңгы стадиядә инде дәвалап та тормыйлар, фәлән көн яки фәлән ай гомере калган дип, авыруны тизрәк өенә озаталар. Мондый очракта өметсезлеккә бирелмичә, үлән белән дәвалаучыга (күрәзәчегә түгел!) барып күренеп кайтырга кирәк. Мин беренче тапкыр чирләгәч үк шундый кешегә бардым. Ул миңа галәмәт сасы, үләксә исе килеп торган сыеклык бирде, һәм түндербаш үләне белән дәваланырга, 3 курс үткәч, кабат килергә кушып озатты. Ничек, күпме эчәргә кирәклеген язып бирде. 240 көнгә сузылган дәвалану курсларын үтеп беткәч, сул күкрәгемдәге шешләр, төерләр бөтенләй юкка чыкты.
 
Ләкин 1986 елда уң күкрәктә шундый биз-шешләр барлыкка килгәч, Казан сырхауханәсенә киттем. Бүген дә иң зур ялгышым шул дип исәплим. Үлән белән дәвалаучы теге апага яңадан күренмәвемә үкенеп бетә алмадым. Ник дигәндә, химия белән дәваланганда чәчем коелып бетте, күкрәгемне телеп-кисеп гарипләп бетерделәр генә түгел, бөтенләй кисеп ташлыйсылар иде, үзем этләшеп кенә кистермәдем. Табиблар шешләрнең яңадан барлыкка килеп, бүтән органнарга да таралачагын (метастазалар) әйтеп, бик “сөендереп” озаттылар. Чыннан да, 1987 елда култык астымда борчак зурлыгындагы шеш тойдым. Әкренләп үсеп, ул чыпчык йомыркасы кадәр булды. Тагын теге апага киттем. Ул миңа яңадан түндербаш бирде дә, бер китаптан тагын бер үлән рәсемен күрсәтте. Ул мин белгән гап-гади, хәтта бер елны үзебезнең бакча башында күргән үлән булып чыкты. Израильдә ул алтын бәясенә йөри дип ишеткәнем бар иде, ә бездә аяк астыбызда ук үсә икән!
 
Белорусиядә түндербашның 100 граммын 50 еврога саталар дип язалар. Беренче курсны эчкәч, яман шеш вирусы үрчеми башлый, икенче курсны эчкәндә вируслар үлә. Өченче курс инде сәламәтлекне ныгыту өчен эчелә. Тик аны сусынның өй шартларында ясалган, кызыл төстәге төнәтмәсе белән бергә эчәргә кирәк. Үләннәрне эчеп, бер сәгать үткәч, 3 процентлы водород перекисе эчәргә тәкъдим ителә. Шунысы бар, түндербаш яман шештән генә түгел, дистәләгән авыр чирдән дәва. 240 көн эчендә мин моңа тәмам ышандым. Тагын бер нәрсәгә: дәва барышында чир көчәя икән, дәвачы миңа моннан куркырга кирәкми, шул рәвешле чир белән дару көрәшә, дәвалануны туктатасы түгел диде.
 
Яман чир каршында медицина әле бик көчсез. Үләннәр белән эш итүче халык дәвачылары һәр районда бар. Табиблар шул чирне сездә таба икән, һичшиксез, бу үләнчеләрне эзләп табарга кирәк. Сусын (сазкылыч үләне дип тә йөртәләр) төнәтмәсе өчен аның яфракларын – июльдә, ә тамырларын көзен җыялар. Төнәтмә яман шешнең элпәсен юкарта (түндербашка дәваларга юл ача), шешнең бүтән органнарга таралуыннан саклый. Түндербаш төнәтмәсе белән шулай ук ишәк колак (окопник) үләненнән ясалганын да эчәләр. Ул шешләрнең тизрәк суырылуына ярдәм итә. Аның тамырын иттарткычтан чыгарып, 21 көн аракыда төнәтәсе. Шуннан ул желатин, җилем кебек куера. Бу үләннәр аптекада сатыла, ләкин үзең җыеп ясасаң, төнәтмәләре куәтлерәк була.
 
Сүз уңаеннан шунысын да әйтим әле, сусын үләне онкологик чирдән генә түгел, ревматизм, полиартрит кебек буын чирләреннән дә дәвалый. Тик бер эчә башлагач, өзмичә 3 ай эчәргә кирәк. Ишәк колак төнәтмәсен сөяк сынганда эчкән һәм компресс ясаган кешеләрнең сөякләре тизрәк ялгана.
 
Кыскасы, бу өч дару үләне могҗизалар ясарга сәләтле. Шулар белән 3 курс дәвалангач, үзеңдә бик зур көч-куәт сизәсең, тик 3 курсны да үтмәсәң, чир бөтенләйгә чигенми. Чир алдында башыгызны ияргә ашыкмагыз.
 
Язилә САБИРОВА. Мамадыш район

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев