Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ялларда Татарстанда көчле җил көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе атна азагына фаразларын җиткерде.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 16 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, урын белән кар, буран көтелә. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте.

Төнлә -5..-10, республиканың көнчыгышында -15 градуска кадәр суыта. Көндез -2..-7, республиканың көнчыгышында -10 градуска кадәр салкын. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

17 декабрьдә шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан, талгын, көчәйгәндә тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә -6..-11, республиканың көнчыгышында -16 градуска кадәр салкынайта. Көндез -4..-9, республиканың көнчыгышында -12 градуска кадәр салкын. Юлларда бозлавык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев