Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүгә бер миллион язылучысы булган блогер килде

Кичәдә татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Татмедиа»ның әдәби кафесында «Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим ителде. Кичә миллион язылучысы булган татар блогерлары катнашында үтте.

Очрашуда катнашкан YouTube хостингында «Хижина музыканта» каналын алып баручы блогер Раил Арсланов Инстаграм,Тик-ток социаль челтәрләрен һәм YouTube хостингын чагыштырып карады. Аның фикеренчә, YouTube каналын алып бару күпкә авыррак. «Социаль челтәрләрнең төп таләбе — даимилек, кызыклы һәм сыйфатлы контент», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Инстаграм белән Тик-ток челтәрләре күңел ачуга корылган. YouTube хостингында күбесенчә мастер-класс, өйрәтүгә кагылышлы видеолар урын ала. Соңгысында исә акча да күбрәк түләнелә. Баштагы вакытта ярты елга өч мең ала идем, аннан соң ул һәр ай саен килә башлады», — дип мисал китерде миллион язылучысы булган Раил.

«Ялкын»ның яңа санында блогер Раил Арслановтан тыш, хикәяләргә рәсемнәр ясаучы да бар. Ул журналның тышлыгында сурәтләнгән. «Анонслардан баш тартып, темаларны хештеглар рәвешендә бирә башладык. Яңа санда — Базарлы Матак мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, рәссамыбыз Алия Мөхәммәткәримова. Без аның белән узган елдан бирле хезмәттәшлек итә башладык», — диде «Ялкын» журналының мөхәррире Илназ Фазуллин.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Ялкын» журналының аудиториясе яшьләр тәшкил иткәнен билгеләп узды. «Туган телебездә яңа проектлар ясый алабыз икән, димәк, татар халкының киләчәге бар. Кызыклы яңа форма һәм эчтәлек тә таба алдык», — диде ул.

Реклама

Кичәдә Рәзил, Лилия Хәйруллина, Ленар, Динә кебек татар блогерлары җыелды.

 

 

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев