Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Ялкын» журналы игълан иткән бәйгедә Саба районы Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбенең математика укытучысы җинү яулаган!

Укытучылар көне алдыннан «Безнең идеаль укытучыбыз» дип исемләнгән фотобәйге игълан иткән идек. Берничә көн дәвамында сайтта зур бер «көрәш» барды. 5000гә якын кеше республиканың иң идеаль укытучысын билгеләде.

 

Үзебез куйган кагыйдәләрдән бераз тайпылып, берьюлы ике укытучыга махсус исем бирергә булдык. Шулай итеп, «Ялкын» версиясе буенча шәһәр мәктәпләре укытучылары арасында «Идеаль укытучы» статусына Казан шәһәренең 149нчы лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Рәзинә Шәйдулла кызы Кәлимуллина, ә авыл мәктәпләре укытучылары арасында Саба районы Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбенең математика укытучысы, 9нчы сыйныф җитәкчесе Ләйсән Индус кызы Димитриева лаек булды.

Интернет аша барлыкка килгән дуслыгыбызны ныгыту ниятеннән, диплом һәм күчтәнәчләребезне алып, кунакка киттек. Бу хакта язма «Ялкын»ның ноябрь санында дөнья күрде инде. Ләкин фотоларның барысын да журнал битләренә сыйдырып бетереп булмады. Шуңа күрә очрашу фотолары белән монда бүлешәбез.

 

 

Реклама

 

Саба районы Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары:

«Ялкын» журналы игълан иткән бәйгене күрүгә, Ләйсән Индусовнаның фотосын җибәрергә булдык. «Ни өчен нәкъ менә ул?» дигән сорау була да алмый. Безнең Ләйсән Индусовна – бик үзенчәлекле, киңкырлы шәхес, оста мөгаллим. 9 ел эчендә берничә сыйныф җитәкчесе алмашты. Ләйсән Индусовна кебек укытучыны күргәнебез булмады. Беренче көннән үк һәрберебез белән уртак тел тапты. Безне игътибар белән тыңлый, ишетә, хәлгә керә, ярдәм итә, дөрес юл күрсәтә. Үз фикерен беркайчан да мәҗбүриләп такмый, башкаларны кабатламый, нәрсә генә эшләсә дә аерылып тора. Шуңа өстәп, үз фәненең остасы да әле ул. «Тагын яңа укытучы, яңа методика», – дип куркып кына кергән идек беренче дәресенә. Ләкин, ни хикмәт, Ләйсән Индусовна математика кадәр математиканы җиңел һәм аңлаешлы итеп җиткерә белде. Шуңа күрә дә нәкъ менә ул «Идеаль укытучы» исеменә лаек!»

Фото: Ринат Нәҗметдинов фотолары

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев