Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ялгызлык бәхетме?

Гадәттә, үзе генә яшәүче, өйләнә яки кияүгә чыга алмаган, аерылышкан кешеләрне ялгыз дип саныйбыз. Тулы гаилә белән яшәүче - иң бәхетле кешеләрдер кебек. Әмма тормышта кайчагында гел киресенчә дә була икән ул. Үз башыңа төшмәсә, күпме генә сөйләсәләр дә ышанмаган булыр идем.

Бу проблеманы Татарстанда бик тиз чишәргә уйлаганнар иде. Республиканың Дәүсоветында депутатлар кул чабып, бу эшкә керешмәкчеләр дә иде. Юк, җәмәгать, карт кеше чит гаиләгә бервакытта да бармый, ул бит сабый бала түгел. Ул кайда яшәгән, шул өйдән бакыйлыкка күчә. Барса, шул картлар йортына гына барырга мөмкин.

Мин ялгыз кеше, 4-5 кешедән торган гаиләгә барыйммы? Алла сакласын, анда сине эт тормышы көтә.

Буйга үсеп җитеп, кеше рәтенә баскач, акылың да тулылангач, үзеңне тормышка бастыргач, инде гаилә кору турында да хыяллана башлыйсың. Ә ул хыялны тормышка ашыру өчен егет бар яктан да килгән кыз эзли. Кызның да үзенең булачак ирен шулай ук булган кеше итеп күрәсе килә. Әйтик, кызның да, егетнең дә теләкләре тормышка ашып, шаулатып туйлар үткәч, барлык гаиләләрдәге кебек, көндәлек тормыш мәшәкатьләре башлана. 50-55 яшь тулганда гаилә барлык кирәк-яракны булдыра, балалар үстереп, укытып, тормышка бастыра. Оныклар да матур гына үсәләр. Дәү әни, дәү әти буласың. Тормыш кайный, мәш киләсең. Дәү әнигә пенсиягә чыга торган вакыт җитә, дәү әти эшли әле.

Тормыш ничек тиз уза, вакытны берничек тә тотып торып булмый. Еллар артыннан ел уза. Әти-әни олыгая. Өлкәнәйгән саен поликлиника юлын таптыйсың. Нинди генә чирләр табып бетермиләр. Ә бит эшләгәндә, балалар үстергәндә картлык килер диеп уйламыйсың. Рәхәт тормышның чиге килер дип башка да кереп чыкмый. Пар канатлы тормышның бер канаты сынар да кебек түгел.

Өлкәнәйгәч, дөнья тигез тормышны бер якка таба шактый янтайта. Ирле-хатынлы тату гомер иткәндә берең бу дөнья белән саубуллаша. Гомер иткән якын кешеңне югалту - иң зур кайгы.

Көтмәгәндә үземнең дә сөекле хатыным инфаркттан үлеп китте. Кайгымны уртаклашучы якыннарыма, дусларыма, танышларыма бик зур рәхмәт. Кайгыны уртаклашканга карап кына йөрәк яралары бөтәймәде, билгеле. Үз башыңа төшмичә, бу кайгыны аңлатуы бик авыр. Бүлмәңдә дүрт стена. Яткач, шуларга карап ятасың. Ялгызлыкны нәрсә белән дә сүндереп булмый. Ялгызлык дөньясыннан син үзең генә чыга аласың. Хатының калдырып китте дип кенә сыгылып төшәргә ярамый. Күңелгә депрессия кереп урнаша күрмәсен. Мин үземдә көч, сабырлык, түземлек табып, бергә гомер иткән елларны, балалар үстергән чакларны күз алдына китерә башладым. Без бит бу якты дөньяда үз вазыйфабызны үтәгәнбез: йорт салдык, агачлар утырттык, балалар үстердек. Мин моңа шөкер итәм. Балаларыбыз тәртипле булдылар. Без хатыным белән 38 ел бергә бәхетле булдык. Тормышның кадерен белә идек, барысына да үз хезмәтебез белән ирештек. Хатыным тормышның бизәкләрен ярата иде, тормыш итүнең тәмен белә иде. Эшләгән эшләрен ләззәтләнеп эшләде. Җырларга да, биергә дә, тегәргә дә, фатирны бизәргә да оста булды. Ул кешеләрне бик ярата иде, дуслары да йөзләп булгандыр. Кешеләр үзләре дә аны бик хөрмәт иттеләр. Фирдәвеснең шушы образы миңа аның белән горурланып яшәргә көч бирә. Ялгызлык мине сындырмады, шөкер. Аңа багышлап истәлек китабы яздым. Ул тудырган уртак балаларыбыз да яшәргә көч бирә.

Күпләр, өйлән, сиңа иптәш кирәк, диләр. Күңелемдә бер хатын-кызга да урын юк. Мин аны гына яратып, аңа гына тугрылыклы булып үләрмен инде. Балалар да каршы, аларның да әниләре бер генә. Мин үземне ялгызлыкка шулай күндердем. Шулай карчыгымны искә төшереп, дөньяны яратып яши бирәм. Дингә тартылам. Аллага сыенып, үземә җиңеллек табам.

Ялгызлык темасын дәвам итеп, ялгызы яшәүче кешеләргә дә сүз бирик әле. Алар ялгызлыкны ничек җиңә икән?

Әнисә ханым: «Үлгәнче башка берәүне очрата да, ярата да алмам, дип уйлыйм. Кешенең гомере бик кыска, без үзебез өчен яшәмичә дә калабыз. 70 яки 75не уздыңмы, ул инде нинди яшәү булсын? Картайгач, чирләр көтеп тора, кем белән урынга ятасың? Пар канатлы булсаң ярый да. Бер-береңә иптәш булсаң, яшәве җиңелрәк. Балалар бит хәзер аерым яшәргә тырышалар. Төп йортта әти-әниләр ялгыз кала. Алар исән булганда балалар, оныклар кайтып йөри. Әгәр дә берсе бакыйлыкка күчсә, ялгыз әти яки әни беркемгә дә кирәкми була башлый. Ул ялгыз карт урынга егылса, бөтенләй эш харап. Әлбәттә, шәфкатьле балалар да бар.

Ялгыз калып, әле аякта йөрерлек вакытта, 60-75 яшендәгеләр тагын бер кат гаилә корырга омтылып карарга да мөмкин. Инде бу яшьтә күп кешенең яңа гаилә корыр өчен көче дә, егәре дә калмаган була. Икенче яктан, күпләрнең балалары каршы килә. Аларның үз нәселләренә чит кеше кертәселәре килми. Бер яктан, бу дөрестер дә, бәлки».

Гөлсинә ханым: «Өлкәнәйгәч, үзеңә кияү эзләү бик авыр. Ир-ат кандидатлар бик аз бит. Ялгыз хатыннар күбрәк. Рәтле ирне хәзер эләктереп алалар. Сәрхушләр белән нәрсә эшлисең? Алар белән тормыш төзерлек түгел. Күзеңне ачып йөрсәң, әйбәт ир дә очрарга мөмкин анысы. Дус хатыным хатыны үлгән акыллы гына бер ир белән очрашып карарга тәкъдим иткән иде. Ризалаштым. Дөнья булгач, насыйбың килеп чыкмый калмый. Теге ир белән очрашып карадым. Олы кешегә очрашуларга йөрүе оят та, уңайсыз да. Нишлисең, яшәргә кирәк бит. Алланың кануны шулай. Танышкан ир мине үзенә яшәргә чакырган иде, риза булмадым. «Бергә яшәргә мин риза түгел. Бер-беребезгә барып, очрашып, кунак булып йөрешергә мөмкин, ә яңа тормыш башларга без бит яшьләр түгел инде», - дидем. Улымның да яше бар, аның алдында да читен. Ирем бу дөньядан киткәндә күңелем бер яраланган иде, тагын шундый яраланудан куркам. Мин иремне генә яраттым, күңелемдә башка кешегә урын юк».

Тагын бер ханым исемен күрсәтмәүне сорады, аны «Ф» ханым дип кенә атыйк. «Миңа хәзер 60 яшь. Ялгыз калганыма 13 ел. Казаннан ерак булмаган бер районда яшим. Эшләгән чакта ялгызлык бик сизелми икән ул. Ә менә балалар үсеп җитеп, өйдән чыгып киткәч, үзең пенсиягә чыккач, аптырап утырып каласың. Ялгызлык шундый авыр. Иртән торсаң берүзең, кич ятсаң тагын ялгыз. Мин эшләгән җирлектә дә ялгызлар күп. Әмма миңа исерекләр кирәкми. Болай да бөтен гомер исерек көйләп үтте бит. Ирем исән булган булса да, кеше түгел иде ул. Миңа ир-егет кирәк, әмма бу бәхеткә ирешү күп хатын-кыз өчен хыял гына булып кала. Ә кем белә, дөнья бит ул, бәлки, бәхет тә елмаеп куяр».

Инде сүзне ялгыз ир-егетләргә дә бирик. Алар нәрсә уйлый? Алар да бит үзләренә ошаган хатын-кыз белән тормыш корырга хыяллана. Минем шуны әйтәсем килә, хатын-кызларга караганда, ир-атлар ялгызлыкны авыррак кичерә. Депрессиягә бирелә, үз-үзенә кул салучылар да бар.

Нәҗип әфәнде (исеме үзгәртелде): «Минем законлы өйләнеп яшәгәнем юк. Бер хатын белән никахсыз гына яшәп алган идек, барып чыкмады, аерылыштык. Мин үземә бергә гомер итәрлек хатын эзлим. Яшь барган саен уйлыйсың бит, ялгыз каласы килми. Тегеләй дә уйлап карыйсың, болай да. Холыклар килешер микән дип куркасың, тагын барып чыкмаса, дисең. Эзләмәсәң, тик кенә ятсаң, хатынны каршыга китереп бастырып куймаячаклар».

Харис исемле икенче берәү сөйләгәнне тыңласаң, чәчләр үрә торырлык. «Танышырга теләүче хатыннар бөтен нәрсәне акча белән генә исәпли икән. Машина да, фатир да сорыйлар, дәртлеме син дип кызыксыналар. Ресторанга чакырырга кушалар. Сак булыгыз! Бер тапкыр очрашу өчен генә дә йөри торган хатыннар күп икән».

Минһаҗны да тыңлыйк әле: «Мин эчкече хатынга тап булдым. Миңа күчеп килгәч, бөтенләй «ычкынды». Өйгә төрле ирләр, хатыннар алып кайтып, кухняда төннәр буе сасып утыра башладылар. Ташлаштык. Эчкән хатын-кыз кеше түгел икән, мунчала ул. Икенче хатыннан уңдым. Ихтирам итәм. Икеләнеп кенә яшәп киткән идек, менә инде бишенче ел матур гына яшәп ятабыз. Бер-беребезне ихтирам итәбез. Бәхетем бар икән. Ялгыз яшәве ай-һай авыр. Җырда да бит:

Чәчәкләрнең нигә кирәге бар,

Өзеп бирер кешең булмаса.

Нәрсә соң ул күктә янган кояш,

Үз кояшың балкып тормаса? - дип җырлыйлар. Менә хәзер үз кояшым бар. Инде Аллаһы Тәгаләм хәзерге хатыным белән тигезлектән аера күрмәсен. Бигрәкләр уңдым мин аннан: үзе пөхтә, үзе тәмле ашлардан өзми. Ир кешегә тагын ни кирәк?»

Менә шундый фикерләр. Парлыларга бәхет телик, ә ялгызлар үз бәхетләрен көтсеннәр.

http://beznen.ru/basma/2017-32/yalgizlik-behetme/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев