Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ялган хәбәр таратучыларга карата җәзаны катгыйландырачаклар

Дәүләт Думасында терракт турындагы ялган хәбәр таратучыларга карата җәзаны катгыйландыра торган төзәтмәләр кертергә җыеналар, дип хәбәр итә РБК.

Документта Җинаять кодексының 207 матдәсен бозган очракта, терракт турында ялган хәбәр таратучыларны 5-10 елга ирекләреннән мәхрүм итәргә тәкъдим ителә. Закон проектын әзерләүче депутатларның берсе Василий Пискарев хокук саклау органнары һәм экспертлар белән берлектә әзерләгән төзәтмәләр якын киләчәктә Дәүләт Думасына тапшырылачак, ди. Хәзер бу җинаять өчен 200 мең сумга кадәр штраф, яки килгән зыянның күләменә карап өч елга иректән мәхрүм итү каралган.

10нчы сентябрь көнне Россиянең төрле шәһәрләрендә телефоннан алынган, имеш терракт була, дигән хәбәрләр аркасында эвакуацияләр үткәрелде. Шул исәптән Казанда да 3нче октябрьдә 70ләп объектка бомба куелган дигән хәбәр килгән. Нәтиҗәдә, министрлыкта эшләүчеләр, мәктәп укучылары, сәүдә үзәкләрендәгеләр - барлыгы 23 мең кеше эвакуацияләнде.

Фото: http://vestibabayurt.ru

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев