Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ялган аракы сатучыларга каршы көрәш дәвам итә...

Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала. Татарстанның "Халык контроле" системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган.

"Халык контроле"нә мөрәҗәгать итү өчен иң элек ТР Дәүләт хезмәтләре порталына (https//uslugi.tatarstan.ru/) теркәлергә, аннан соң "Халык контроле" бүлегенә кереп, башта "добавить событие»га аннары «выбрать категорию» дигәненә басабыз. Хәбәрләрне шунда күрсәтелгән "Сату кагыйдәләрен бозу", "Җәмәгать туклануы"," Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне законсыз рәвештә җитештерү, аның әйләнеше"дигән өч категория буенча юлларга мөмкин. Алга таба фотоны кертәбез һәм координатларны күрсәтәбез (моның өчен иң элек урынны билгеләргә һәм мышка белән шул урынга ике "щелчок" ясарга), адресны күрсәтергә һәм хәбәрнең исемен язарга кирәк. Алга таба хокук бозу очрагы турында тәфсилләп аңлатасы гына кала. Мәгълүматларда күрсәтелгән фактлар дөреслеккә туры килгән очракта, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына акча түли. Анонимлык гарантияләнә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев