Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ял көннәрендә Татарстанда 29 градус җылы булачак

Киләсе атна башында республикада салкынча һава торышы көтелә.

Алдагы ял көннәрендә Татарстанда һава температурасы +29 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу турыда Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Җомга һәм шимбә көнне төнлә +6..+13 градус җылы була. 29 майда көндез +21..+26 градуска кадәр җылытачак. 30 майда +24..+29 градус булачак. Явым-төшем көтелми.

Якшәмбе көнне бераз яңгыр, көндез яшен булуы көтелә, җил тизлеге секундына 15 — 20 метрга җитүе ихтимал. Төнлә температура +10..+15 градус була, көндез +21 градустан күтәрелми.

Киләсе атнада суыта башлый. Җәйнең беренче көнендә алмашынучан-болытлы һава көтелә. Төнлә +6..+11 градус, көндез +12..+17 градус булыр дип фаразлана.

Реклама

Сишәмбе көнне бераз яңгыр көтелә. Төнлә +3..+8 градус, көндез +12..+17 градус була, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев