Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ял көнне була бу хәл. Курыккан ана нишләргә дә белми…

Казанда яшәүче 3 яшьлек Әмир Фәрхетдинов Республика клиник балалар хаста­ханәсендә дәвалана. Әнисе Лилия быел октябрь аенда аның эчендә шеш барлыгын күреп ала. Ял көнне була бу хәл. Курыккан ана нишләргә дә белми. Тизрәк кулына телефонын алып, 112 хезмәтенә шалтырата.

- Алдагы көнне берни юк иде. Иртән киендергәндә эчен күреп шаккаттым. Кулларым калтырады. Ул көнне ирем дә эштә иде. "Ашыгыч ярдәм" машинасы озак көттермәде: табиблар тиз килеп җитте. Янәшәмдә Әмирдән кала тагын ике балам бар. Олы улыма - җиде яшь, кечкенә кызым ун айлык. Табиблар Әмирне хастаха­нәгә алып китәргә карар кылды. Мин, әтине чакыртып, балаларны аңа калдырып китеп бардым. Ирем Руслан шул көнне эшеннән сорап кайткан иде, әле дә улым белән утыра, - дип сөйли Лилия. - Баштарак табиблар нигә туры безгә килдегез, поликлиникага барасыгыз калган, дигән сүзләр дә әйткәләде. Әмма тикшерә башлагач, үзләре дә эшне тизләтте. Иң элек талагында сулы шеш дигәннәр иде. Иртәгесен операция ясап алырга карар кылдылар. Ә УЗИга кергәч, бөтенләй аптырап киттеләр. Бер түгел, ике табиб карый башлады. Томография ясагач, бар да ачыкланды. Табиб бездән берни яшереп тормады. "Баланың сул як бөерендә - яман шеш", диделәр".
Бу хәбәрне ишеткәч, Руслан да, Лилия дә кайгыга бирелә. Әмма яман шеш белән авыручы балалар ятучы бүлеккә урнаштыргач, тынычланалар. Үзләре кебек әти-әниләрне күреп, алар белән сөйләшкәч, аңга киләләр. "Мин кызым янына өйгә кайттым. Бала белән ирем калды. Буш вакытым булуга, хастаханәгә йө­герәм. Әмирнең авыруы безне тагын да берләштерде, - дип сөйли Лилия. - Дүрт химия курсы алдык. Шуннан соң, балага операция ясадылар. Бөере белән теге шешне алып атканнар. Метастаза таралмаган, шөкер. Табиблар: "Вакытында килдегез", ди. Әмир беренче химия терапиясен авыр кичерде. Ашаудан калды, авыз эч­лә­ре бозылды.
Көйсезләнде. Икенчесе тагын да авыррак, диләр. Әмма бар да яхшы булыр дип өметләнәбез. Өйгә кайтам дип тә аптыратмый. "Әлегә авырыйм, дәваланырга кирәк", дип җавап бирә. Сабырлыгына шаккатам. Безне дә сабыр булырга өйрәтә сабый. Тик мин киткәндә елап кала. Җибәрәсе килми. Шәһәрнең бер башыннан икенчесенә чабып йөрибез. Әнә шулай авырлыкларны җиңәргә тырышабыз", ди Лилия.
Әмирнең өйгә кайчан кайтасын әлегә әйтмиләр. Алты тапкыр химия курсы алгач, берничә атнага чыгарырга да мөмкиннәр. Табиблар бөтенләй терелеп бетүе турында да берни әйтми. Бер җирен дәвалап бетергәч, чирнең икенче урында баш калкыту куркынычы да бар. "Безгә гел тикшеренеп торырга кирәк булачак, - ди әнисе. - Баланың авыруы кү­рәчәгебез булган. Ахыры хәерле булсын дип телим. Әмирне туганнары да, әби-бабайлары да бик сагына. Алар безгә ярдәм итеп тора. Ирем дә эшләмәгәч, акча җит­керү кыен. Ярый әле, аның эшендә хәлебезне аңлыйлар. Матди яр­дәм дә күрсәттеләр. Ирем ба­ланың авыруы турында интернетка да хәбәр урнаштырган. Башта моңа каршы идем. Кешедән ярдәм сорарга уңай­сызландым. Әмма акча табучы кешем хаста­ханәдә яткач, ризалаштым. Балабыз авыргач, тормышка карашыбыз да үзгәрде. Кешеләрнең яр­дәмчел булуына шаккаттык. Тирә-ягыбызда яхшы кешеләр күп икән дип шатланам. Әгәр изге күңелле кешеләр булмаса, нишләр идек?"
Әмир Фәрхетдиновка ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:
Руслан Фәрхетдинов исеменә бирелгән
Саклык банкы картасы: 5469620017882976
Әтисенең телефон номеры: 89172881397

Фото: http://effect-mamochki.ru

Реклама

http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев