Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Якыннарыгыз хәрби хезмәтнең авырлыгын һәрвакыт сезнең белән бергә кичерә - Р.Миңнеханов

"Бу - намус, Ватанга мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык бәйрәме. Үзен аямыйча дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшүчеләр бәйрәме", - диде Президент.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда 23 февральдә билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар бәйрәме хөрмәтенә тантаналы чара узды. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залына Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флаглары, Казан югары хәрби команда училищесы байрагы кертелде. Аннары дәүләт гимннары яңгырады.

Казан Хәрби танк училищесы башлыгы Кирилл Кулаков 23 февраль көнне Ватанны саклаучылар бәйрәме билгеләп үтелә башлауга 100 ел тулуын билгеләп узды. Шул көнне Кызыл Армия һәм флот оешуын искәртте. "Илне саклау өчен, совет дәүләте армиясен булдыру турында карар кабул ителде, һәм Кызыл Армия дип исемләнде. 1918 елда Россиянең Кораллы көчләрендә 260 мең кеше исәпләнгән, 1920 елга аларның саны 5,5 млн кешегә җитә", - диде. Алга таба Кулаков илгә Бөек Ватан сугышы афәт булып килгәнен һәм совет солдатын ныклыкка, каһарманлыкка сынаганын билгеләп узды. Ул Татарстаннан киткән 700 мең кешенең яртысы - 350 меңгә якыны яу кырында ятып калганын искәртеп, батырларны искә алып, бер минут тынлык игълан итте.

Тәбрикләү сүзләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. "Хөрмәтле Кораллы көчләр ветераннары, офицерлар, солдатлар! Бүген без тантаналы дата - Ватанны саклаучылар көне алдыннан очраштык. Бу намус, Ватанга мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык бәйрәме. Үзен аямыйча дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшүчеләр бәйрәме. Ветераннарга аеруча рәхмәт. Сезнең һәркайсыгызның тормышы - каһарманлык, Ватанга чиксез мәхәббәт үрнәге. Без хәрби һәм граждан бурычын үтәүчеләрне, иле хакына һәлак булганнарны хөрмәтлибез. Бөек Ватан Сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә 226 якташ лаек булды", - диде Президент. Ул Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның безнең арада булуын билгеләп узды. Зал Геройга алкышлар бүләк итте.

Рөстәм Миңнеханов бүген көрәш геройларының оныклары һәм оныкчыклары алар эшен дәвам итүен билгеләп узды. "Яшьләрнең күбесе өчен алар хәрби хезмәт, батырлык мәктәбе булып тора. Аларның Әфганстанда, Төньяк Кавказ төбәгендә контрооперацияләрдә һәм башкаларда катнашуы шуңа мисал", - диде.

"Хәзерге вакытта хезмәттә, күп милләтле ил сагында булган кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Иң җылы рәхмәт сүзләрен якыннарыгызга җиткерәсе килә. Офицер гаиләсе - Армиянең рухи таянычы һәм әхлакый йөзе. Әниләрегез, хатыннарыгыз хәрби хезмәтнең авырлыгын һәрвакыт сезнең белән бергә кичерә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, Россия Президенты Владимир Путин Армиянең заманча техник җиһазланышына игътибар кирәклеген һәм хәрби белемнең сыйфатлы булырга тиешлеген гел билгеләп килде. Безнең 1866 елдан бирле эшләүче Казан танк училищесын саклап калуга ирешелгәнен билгеләп узды. "Бүген без яшьләргә граждан һәм патриотик тәрбия бирүгә игътибарлы булырга тиешлегебезне аңлыйбыз", - дип ул республиканың һәр муниципаль берәмлегенә яшь армия хәрәкәтенең җирле бүлекчәләре булдырылганын әйтте.

"Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклим. Тыныч кыннәр, нык сәламәтлек, мул бәхетле тормыш телим", - дип төгәлләде Миңнеханов чыгышын.

Аннары Президент СССР дәүләт бүләкләренә таныклыклар, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Президенты Рәхмәт сүзе тапшырды. 70 елдан артык вакыт узгач, сугышчан бүләкләр бүген үз ияләрен тапты.

СССР дәүләт бүләкләренә таныклыкларга түбәндәгеләр лаек булды:

Савелий Антиков - Кызыл Йолдыз ордены, Ватан сугышының I дәрәҗә ордены (кызы Лидия Лисина ала);

Николай Кальницкий - Кызыл Йолдыз ордены (кызы Валентина Филюшина ала);

Идрис Мингалиев - Кызыл Йолдыз ордены (кызы Флюра Мингалиева ала).

"Фидакарь хезмәте өчен" медале белән Балык Бистәсе районы хәрби комиссары Фәрит Ваһапов, Казан югары танк команда училищесының гуманитар һәм табигый-фәнни дисциплиналар кафедрасы доценты Владимир Еремеев, Казан югары танк команда училищесы корал һәм хәрби техниканы куллану һәм ремонтлау кафедрасы мөгаллиме Сергей Петряков бүләкләнде.

Татарстан Президенты Рәхмәте Түбән Кама хәрби комиссары Фәрит Мингәрәевка, Казан югары танк училищесы башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы - матди-техник тәэминат бүлеге башлыгы Василий Сыскетовка тапшырылды.

Бәйрәмдә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби уку йортлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Тантана сугыш ачысына багышланган җырлар белән дәвам итте. Казан Суворов училищесы һәм Танк училищесы катнаш хор белән чыгыш ясады. "Офицеры" җырын зал аягүрә басып тыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев