Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Яхшыга өметләндек, табиблар аның үпкәсеннән иң актив яман шешне алды” – Бер елдан артык яман чир белән көрәшкән Лилия Нуруллина вафат

Изге җомга иртәсе кайгылы хәбәр алып килде: 29 яшьлек Казан кызы Лилия Нуруллина вафат. Озакка сузылган яман чирдән соң, Төркиянең онкология клиникасында аның күзләре мәңгелеккә йомылды. Лилиягә 2017 елның сентябрендә табиблар дүртенче стадиягә җиткән үпкә рагы диагнозын куя, кыз елдан артык бу мәкерле чир белән көрәште. Кызганыч, тик авыру аяп тормый шул. Сөекле ире, алма кебек кечкенә кызы ятим калды аның...

Октябрь аенда “Интертат”та Лилия Нуруллина хакында язма дөнья күрде. “Көчле авыртуларга да түзәргә әзермен, ләкин мин шунысын беләм: минем вакыт җитмәде әле, иртә әле миңа... Баланы аякка бастырырга, җәмгыять өчен файдалы кеше булырга тиешмен”, – дигән иде ул. Туганнары да сәламәтләнүенә зур өметләр баглады, чит ил табибларының “могҗиза” тудыра алуына чын күңелдән ышандылар. Барысында да бер генә теләк - якын кешеләренең гомерен саклап калу. Кызның дуслары да социаль челтәрләрдә чит илдә узачак операция өчен акча җыю оештырды. Ул вакытта Төркия табиблары Лилиянең гомере өчен көрәшеп карарга вәгъдә бирде һәм ул 17 октябрьгә каршы төндә әнисе һәм кызы Эльза белән онкология клиникасына очты. Нуруллиннар иммунотерапиягә гомерне озайтуның соңгы чарасы дип карады.



- Яшисе дә яшисе иде бит әле аңа. Кызганыч, безне бик иртә ташлап китте. Ул Төркиядә, реанимациядә үлде. Табиблар безне һәрвакыт яхшыга өметләндерде. “Лилия бу чирне җиңә алачак, шанслар бар. Иң мөһиме операциядән соң тернәкләнергә кирәк”, - дип әйттеләр. Катлаулы операцияне 30 октябрь көнне ясадылар, шул вакытта табиблар аның үпкәсеннән иң актив яман шешне алды. Бу шешне алар вакцина ясау өчен Истанбулга җибәрергә тиешләр иде. Без яхшыга өметләнүебезне дәвам иттек. Тик операциядән соң ул мөстәкыйль сулый алмады, шуңа күрә ясалма сулыш алу аппараты астында ятты. Авырту һәм сызлануларга түзә алмагач, табиблар аңа дару кадап йоклатырга мәҗбүр була. Лилиянең хәле начар икәнлеген күргәч иммунотерапияне дә туктаттылар, - дип сөйләде мәрхүмнең якын дусты Регина Вәлиева.



Хәзерге вакытта Лилиянең җәсәден Төркиядән Казанга күчерү мәсьәләсе хәл ителә. Татарстанга аның җәсәден иртәгә алып кайтырга планлаштыралар.

- Безгә Төркиядән Казанга кайтырга кирәк. Бу мәшәкатьле эш, шуңа күрә кирәкле документларны туплыйбыз. Лилиянең якыннары һәрвакыт янәшәдә булды, хәзер дә шулай. Ул дәвалану узганда ире белән әнисе Төркия кунакханәсендә яшәде. Бүген иртән алар клиникага барырга һәм Лилия белән күрешергә җыенды. Барыбыз да яхшыга өметләндек, аның операциядән соң аңына килүен көттек. Күпме сынау һәм дәваланулар аша үттек, монысы сәламәт тормышка соңгы адым дип уйладык. Социаль челтәрдә дә күпме кеше аның өчен дога кылды бит. Тик саклап кала алмадык, табиблар кайгылы хәбәрне һәм Лилияне гомерлеккә югалтуыбызны шалтыратып әйтте. Алар кулдан килгәнне эшләргә тырышкан, сулыш алсын өчен массаж да эшләгәннәр. Шуңа да карамастан йөрәге 4 сәгать 50 минутта тибүдән туктаган, - дип сөйләде Регина.

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев