Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яңа йортка дога белән күчтеләр

"Игенче" хуҗалыгында механизатор булып эшләгән Түбән Утар авылы егете Расил Галиев гаиләсе белән торыр җире булмагач, хезмәт урынын алыштыра: "Татмитагро"җәмгыятенә эшкә керә.

Мишәбашта әллә ни уңайлыклары булмаган йортта яши башлыйлар. Бәхет дигәнең кайчак көтелмәгәндә килә бит ул. 2017 елда "Арендалы торак" программасы гамәлгә кергәч, Галиевларга өйле булу өчен уникаль мөмкинлек барлыкка килә. Аларга "Мелиорация ПМК" җәмгыяте Пүкәл авылында "Комфорт" тибындагы 72 квадрат метрлы йорт салып бирде. Бу инде быел әлеге төзү оешмасы файдалануга тапшырган 4нче торак. Мелиораторлар 13 гыйнварда Явлаштауда агроном Рүзәл Хаҗиевны, 15ендә - Олы Шыңарда укытучы Гөлназ Маликованы, 16ында Өтернәстә Балтачтан Эзмә урта мәктәбенә математик булып килгән Салават Габдерахмановны йортлы иттеләр. Тагын икешәр торак Курсабашта һәм Явлаштауда түбә астына кергән. Инде менә кичә Галиевлар яңа йортларында Корьән ашы үткәрде. Яшь гаиләнең шатлыгын уртаклашырга мелиорация оешмасы, "Игенче" хуҗалыгы, җирле үзидарә җитәкчеләре килгән иде. Балаларының тормышы өчен тудырылган шартларга әниләрдән ныграк шатланган кеше бармы икән! "Искитмәле бу, моны әйтеп аңлатып бетерә торган түгел, без бик бәхетле. Керергә мунчасы, аерым санузелы бар, мебельләренә кадәр урнаштырылган, бүлмәләре иркен. Без җитәкчеләргә, төзүчеләргә бик рәхмәтле, обойларын гына карагыз, тоташтырылган эзләре дә беленми. Балаларга оныкларыбыз белән тигезлектә яшәүләрен телибез.",- диде Гөлназ Галиеваның әнисе Рәмзия ханым. Килен ягы Түбән Шәмәрдәннеке. Гөлназ Расил белән "В контакте" челтәрендә танышкан, инде Даниярләре тәти "егет" булып үсеп килә.

Йортта беренче җанлы тормыш Мөдәррис хәзрәтнең Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте. "Мелиорация ПМК" начальнигы Илдус Талипов, авыл җирдеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов, хуҗалык инженеры Ильяс Әскәров матур теләкләрен җиткерделәр. "Егет бик ошады. Йортны килеп карагач та, беренча соравы гараҗ салу турында булды. Димәк, кеше яшим дип килгән. Әле йортның бетмәгәнг эшләре бар, анысын язга төгәлләп бетерербез ",- дип ышандырды җитәкче. Ә механизатор Расил Галиевны "Игенче" хуҗалыгында дүшәнбедән үк эштә көтеп калалар. "Безгә тракторчылар хәзердән кирәк. Алда язгы кыр эшләре",- дип аңлатты сәбәбен инженер.

Шатлыкка шатлык ялгана: бүген-иртәгә дигәндәй, Галиевларның икенче балалары дөньяга киләчәк. Кыз дигәннәр. Яңа йортка иң зур бүләк әнә шул булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев