Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Яңа Тура”, “Адмирал”, “Порт” – ни өчен Татарстанда гына яна? [фото, видео]

"Порт" сәүдә үзәгендә тауарлары янган сәүдәгәрләрне кредитларны каплау мәсьәләсе борчый. Кайберләренең тауарлары элегрәк "Яңа Тура", "Адмирал" сәүдә үзәкләрендә дә янган булган.

5 июнь Казанның Оренбур трактында урнашкан "Порт" сәүдә үзәгендә янгын чыкты. Корбаннар һәм яраланучылар юк, әмма күп кенә сәүдәгәрләрнең тауарлары кулланмаслык хәлгә килгән.

Сәүдәгәрләр Азатлыкка сөйләвенчә, кайберләренең тауарлары инде өченче тапкыр янган. "Яңа Тура" базарында янган, аннары "Адмирал" үзәгендә, хәзер менә тауарлары өченче тапкыр әрәм булучылар бар.

"Без бурычка баткан, кредитларны түләргә акча юк. Ник гел безнең республикада гына яна соң ул? “Тура”да яндым, "Адмирал"да яндым, менә хәзер "Порт"та яндым. Ыштансыз калдым. "Ак Барс" банк белән сөйләшегез, мин кредит түләмим. Безне тагын яндырдылар”, дип ярсый-ярсый сөйләде Лилия исемле сәүдәгәр Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов янында.

Рафилә белән Римма исемле эшмәкәрләр әле яңа гына җәйге киемнәр алып кайткан булган.

"Бераз гына сатып та өлгермәдек. 10 миллион сумлык әйберебез янды. Барысы да кредитка алынган акчага", дип елый-елый сөйләде Рафилә ханым Азатлыкка. Аларның тауарлары инде элегрәк "Адмирал"да да янып беткән булган.

"Адмирал" янгач та булышучы булмады. Барысы да кредитка алынган", дип сөйләде алар.

Ногманов янына җыелган сәүдәгәрләр бизнес-омбудсменга төрле сораулар бирде. Ногманов биш кешелек инициатив төркем төзергә тәкъдим итте. "Бөтен нечкәлекләрне алар белән сөйләшәчәкбез", дип ышандырды ул.

Ногманов (с) халык белән аралаша
Ногманов (с) халык белән аралаша

 

Азатлык Татарстанда элегрәк булган янгыннарны барлады.

2013 ел

"Яңа Тура"

Республика җитәкчелеге күзаллавынча, Татарстанның Яшел Үзән районында "Яңа Тура" технополисы Казан базарларыннан бөтен сатучыларны бер мәйданга җыярга тиеш иде. Беренче павильон 2012 елның ахырында тапшырылды. 2013 елның 13 маенда анда янгын чыкты һәм ул тулысынча янып бетте.

"Яңа Тура" базарында янгын
"Яңа Тура" базарында янгын

"Технополис" дип аталуга карамастан, "Яңа Тура" гади бер ябык базар иде. Беренче павильондагы янгынны 10 сәгать сүндерделәр. Боралаклар да кулланылды. "Яңа Турада" ул вакытта, төрле мәгълүматларга караганда, 700дән 1300гә кадәр сәүдә ноктасы эшләгән.

"Яңа Тура" хуҗалары (технополисның инвесторлары - Brack Capital американ төркеме һәм FGN Capital инвестицияләр фонды) Казан базарларын контрольдә тотучы криминал белән бәйле затлар яндырды дип белдерде. Ләкин яндыручылар табылмады.

Реклама

 

Корбаннар булмады, янгын базарда ял көнне чыкты.

2014 ел

Каравай базары

Казанның Авиатөзелеш районындагы Каравай базары 12 октябрьдә янып көлгә әйләнде. Янгын 2,4 мең дүрткел метрда булды. Корбаннар юк. Тикшерүчеләр янгын чыгу сәбәбе электротехника белән проблемнар белән бәйле, ут белән саксыз эш итү яки ут төртү булырга мөмкин дип аңлатты.

Вьетнам базары

Казанның Совет районында урнашкан Вьетнам базарында янгын 13 октябрьдә чыкты. Ягъни Каравайдагы янгынның икенче көнендә булды. 2,8 мең дүрткел мәйданда чыккан янгыннан соң бер катлы бинадан берни калмады. Янгынны сүндерү 5 сәгать дәвам итте. 15 эшмәкәрнең тауарлары тулысынча ут эчендә калды. Бәхеткә корбаннар булмады, янгын базарның ял көнендә чыкты.

Базар хуҗасы Дао Тхи Кой шунда ук моны ут төртү дип бәяләп полициягә мөрәҗәгать итте. Соңыннан шушы базарда сәүдә иткән эшмәкәрнең улы Максим Николаев шикләнеп кулга алынды. Тикшерүчеләр аны исерек килеш ут төрткән дип аңлатты, моны хулиганлык дип бәяләде. Мәхкәмә аңа 4 ел һәм 10 ай төрмә карарын чыгарды.

Ломжинская базары

Казанның Ломжинская урамы тукталышындагы ике катлы бина (анда "Августина" азык-төлек кибете дә урнашкан иде) 27 октябрьдә янды. Ут бинаның 70 дүрткел метрын биләп алган иде. Корбаннар булмады.

"Адмирал" сәүдә үзәге

Казанның Киров районы сәүдә үзәгендәге миллиардер Алексей Семинга караган "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын 2015 елның 11 мартында чыкты. Рәсми мәгълүматларга күрә анда 19 кеше һәлак булган, 70тән артыгы яраланган.

"Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын
"Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын

Корбаннарның шундый күп булуы күп кенә эшмәкәрләрнең ахыргача үз тауарларын янгыннан саклап калырга тырышу белән бәйле. Фаҗига урынына килгән янгын сүндерүчеләр белән идарә итүче Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подполковнигы Сергей Костин да шунда һәлак булды.

Белгечләр сүзләренчә, янгын түбәдә эретеп-ябыштыру эшләреннән чыккан.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, элек "Урак һәм чүкеч" заводына караган "Адмирал" бинасы рөхсәт кәгазьләре булмыйча кулланылган. Янгынга каршы иминлек таләпләре истә тотылмаган. Моны күзәтергә тиешле оешмалар барысына да күз йомган.

"Адмирал"дагы янгында мәхкәмә приставлары, төзелешне тикшерүче дәүләт оешмасы (госстройнадзор), кадастр пулаты, техниканы тикшерү бюросы, бина белән идарә итүче "АС Менеджмент" ширкәте идарәсе җитәкчеләре, бинаны яллап торучы "Заря" ширкәте һәм эретеп-ябыштыру эшләрен алып барган эшчеләр җинаять эшенә тартылды.

Семин шулай ук җинаять эшенә тартылды, аңа хәтта читтән торып кулга алу карары да чыгарылды (ул үзе чит илдә иде). Аннары гаепләү аннан алынды. Җинаять эшләре әле дә карала.

Фото: https://www.azatliq.org

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев