Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыгының микрочиплары булачак

Россия ЭЭМ эшләгән яңартылган документларны өстәмә саклау чарасы белән тәэмин итәләр.

Россия автомобильчеләренә микрочиплы машина йөртү таныклыгы һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык бирәчәкләр. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән «Известия» яза.

Федераль ведомство боерыкның проектын эшләгән. Яңа үрнәктәге документларны техник мөмкинлекләре булган Дәүләт автоинспекциясе бүлекләрендә алырга мөмкин.

Моннан тыш, машина йөртү таныклыгы һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык исемнәрен өстәмә рәвештә инглиз һәм француз телләренә тәрҗемә итәргә телиләр.

 

Элек бирелгән документлар гамәлдә булачак. Яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыгы өчен дәүләт пошлинасы 3 мең сум тәшкил итә. Транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык ике тапкыр арзанраккка төшәчәк.

Фото: http://rental.ua/novosti/365

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев