Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яңа паркка исем уйла! Аның төзекләндерү планын булдыр!

Хөрмәтле Саба районы халкы һәм безнең сайтка керүчеләр!

         Киләчәктә Байлар Сабасы район үзәгендә З. Йосыпов урамы буендагы (социаль яклау бинасы каршында, “Әллүки" балалар бакчасы янында) паркны төзекләндерү планлаштырыла. Төзекләндерү барышында гамәлдәге сугышчы-интернационалистларга куелган монументны урында калдыру күздә тотыла.  

         Хөрмәтле дуслар, сезне яңа паркның эскиз проектын (төзекләндерү вариантларын) төзүдә, шулай ук әлеге паркка исем уйлап табуда катнашырга чакырабыз.

         Эш барышында паркның балалар бакчасы, гимназия, «Саба-Арена» спорт комплексы, хоккей тартмасы, йөгерү юлы белән футбол кыры, шулай ук һәлак булган сугышчыларга куелган монумент белән янәшә торыуын да исәпкә алырга кирәк.

         Төзекләндерү планы һәм яңа паркка атама бирү буенча тәкъдимнәр 2019 елның 31 гыйнварына кадәр Elmir.Ramazanov@tatar.ru электрон адресына кабул ителә.

         Төзекләндерү планын булдыру өчен парк территориясенең план-схемасы урнаштырылган.

 

Чыганак: http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев