Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яңа елда һава торышы ничек булачак?

Синоптиклар салкыннарга әзерләнергә киңәш итә. Яңа ел төнендә шактый суык булыр, диләр алар. Гидрометүзәкнең лаборатория җитәкчесе Людмила Паршина белдерүенчә, Яңа ел төнендә –12°С, ә көндез –3°С, – 8°С булуы фаразлана.

Ноябрь ахырына Русиянең бөтен Европа өлешендә кар катламы ятачак. Әмма Яңа елга көртләр салып өлгермәс. Мәскәүдә декабрь климат нормаларыннан бер градуска җылырак булыр, дип фаразлыйлар.
 
Шундый ук һава торышы Бурятиядә, Иркутск өлкәсендә дә урнашыр, дип белдерәләр.
 
Аның каравы, Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округларда, Идел буе һәм Урал федераль округында, Якутиянең төньяк-көнчыгышында һәм Чукотканың төньягында узган елга караганда салкынрак булуы көтелә.
 
 
 

Фото: https://pixabay.com

Реклама

---
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев