Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яңа ел алдыннан минус 40 градус суыклар көтелә

Быел декабрь Россиянең Европа территориясенең үзәк өлешендә, бик җылы булып, рекордлар куя. Әмма Азия өлешендә, киресенчә, салкыннар көннән-көн ныгый. Яңа елга кадәр берничә көн кала анда термометр баганалары -40 градустан түбәнрәк булачак.

"Матбугат.ру" ачыклаганча, Көнбатыш Себернең көньягында бу атнаның беренче яртысында термометр баганалары 11 күрсәтәчәк. Кар явачак, бураннар да булырга мөмкин.
 
Красноярск краеның үзәк һәм көньяк районнарында, синоптиклар фаразлаганча, Себер антициклоны аркасында салкыннар күпкә ныгый: төнлә һава температурасы -30 градуска, көндез исә -20 градуска җитәчәк.
 
Урал көньягында төнге температура 21 градуска кадәр төшәчәк. Көндез якынча 4-9 градус булачак. Мондый салкын һава Яңа ел алды атнасы уртасына кадәр дәвам итәчәк.
 
Ерак Көнчыгышта көчле салкыннар Амур өлкәсенең төньягында көтелә. Анда төнге сәгатьләрдә -48 градуска кадәр булачак. Якутиянең көньягында -40ка кадәр салкын, өстәвенә, термометр баганалары хәтта көндезге сәгатьләрдә дә күтәрелмәячәк, дип хәбәр итә Россия Гидрометеорология Үзәге.
 
Мәскәүдә исә атна башында +8 градуска кадәр булачак. Сишәмбе көнне дә шул кадәр үк булыр дип көтелә. Ә чәршәмбе көнне көн дәвамында һава температурасы нульдән +5кә кадәр тәшкил итәчәк.
 
29 нчы декабрьгә кадәр явым-төшем көтелми. Ә узып баручы елның соңгы көнендә, мөгаен, бераз суытыр.
 
Татарстанга килгәндә, дүшәмбе көнне республика кабат җылы атмосфера фронты астында, аннары көньяк-көнбатыш циклонының җылылык секторы зонасында булачак. Яңадан кар, юеш кар, бураннар һәм бозлавык, һава температурасының күтәрелүе көтелә.
 
Көндез +1гә кадәр җылы һава торышы саклана.
 
Фото: https://www.instawas.com/tags/badkitty
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.12.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев