Хөрмәтле янгын сагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
Куркыныч ут стихиясе белән көрәш һәрвакыт батыр һәм кыю кешеләр эше булып саналган. Һөнәри бурычыгызны үтәп, беренче куркыныч билгесе буенча сез кыюлык, дусларча ярдәмләшү, бердәмлек, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге бәйле булган карарларны тиз кабул итә белү белән ярдәмгә килергә әзер.
Бу бәйрәм көнендә без бүген янгын куркынычсызлыгы сагында торучыларга көндәлек киеренке хезмәтләре, югары профессионализмнары һәм оперативлыклары өчен рәхмәт белдерәбез.
Хезмәт һәм янгын сүндерү кардәшлегенең ныклы традицияләрен формалаштыру һәм ныгыту башында торган ветераннар иң җылы рәхмәт сүзләренә лаек.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм авыр, ләкин мактаулы хезмәтегездә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев