Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хезмәт министрлыгы: Универсаль пособие халыкка түләүләр тәртибен тамырдан үзгәртәчәк

2023 елның гыйнварында яңа универсаль пособие кертелү белән төбәкләрнең социаль яклау органнары әлегә кадәр башкарган халык өчен әһәмиятле түләүләрне бирү тәртибе тамырдан үзгәрә, дип билгеләп үтте Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова РИА Новостига биргән интервьюсында.

2023 елның гыйнварында яңа универсаль пособие кертелү белән төбәкләрнең социаль яклау органнары әлегә кадәр башкарган халык өчен әһәмиятле түләүләрне бирү тәртибе тамырдан үзгәрә, дип билгеләп үтте Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова РИА Новостига биргән интервьюсында.

Ул искәртеп узганча, хәзер 3 яшькә кадәрге балаларга һәм беренче туган балаларга түләүләр Пенсия фондына тапшырыла һәм универсаль пособие составына керәчәк.

«Без универсаль пособие кертүне бик әһәмиятле чара дип саныйбыз, 17 яшькә кадәрге балалы барлык мохтаҗ гаиләләр дә минималь түләүләр белән тәэмин ителәчәк. Түләүләр гаиләгә ярдәм итәргә һәм, шул исәптән, демография проблемаларын хәл итәргә, ниндидер тотрыклылыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Балигъ булмаган баласы булган һәм ярлылык чигеннән түбәнрәк калган һәр гаилә дәүләттән ярдәм алачак», - дип саный Зарипова.

Искәртеп үтәбез, элегрәк РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, мохтаҗ гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен уртача 13 мең 900 сум күләмендә бердәм универсаль пособие булачак. Балалары булган гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар 1 гыйнвардан пособие ала алачак, аның күләме төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәчәк. Бу хакта тулырак «Татар-информ» материалыннан укыгыз.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев