Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

X Республикакүләм Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы

Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2022 елның 28 ноябрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булып узды.

10 нче ноябрьдан 18 нче ноябрьга кадәр конкурсның сайлап алу туры үткәрелде. Конкурста катнашу өчен 31 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 9 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады.

 Конкурсантларыбызга Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Шакирова Венера Мансур кызы һәм Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Фазылҗанов Олег Фарукъ улы бәя бирде.  Алар үз чиратларында конкурсантларыбызга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр һәм аларның башкару осталыгын, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади кызыксынуларын билгеләп үттеләр.

Жюриның объектив фикере буенча, җиңүчеләргә  урыннар түбәндәгечә бүленде:

Кечкенәләр төркеме (1-4 класслар):

1 урын – Теләче районы Олы Мәтәскә урта мәктәбенең “Тамчы” театр коллетивы. Җитәкчеләре: Исмагыйлева Рәсимә Каюм кызы, Каримуллина Әлфия Наил кызы, Камалиева Сөмбел Ибраһим кызы, Сөнгатуллина Алия Рафис кызы.

2 урын – Саба районы Эзмә урта мәктәбенең “Балачак” театр коллективы. Җитәкчесе: Җиһаншина Нәфисә Султанәхмәт кызы.

3 урын – Саба районы Тимершык урта мәктәбенең “Кояшкай” театр коллективы. Җитәкчесе: Галимова Гөлчәчәк Хөснулла кызы,  Гиниятуллина Илһамия Искәндәр кызы.

Уртанчылар төркеме (5-7 класслар):

1 урын – Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең  “Дуслык” театр коллективы. Җитәкчеләре: Дәүләтшина Надия Вафа кызы, Хисмәтуллина Зөлфия Илгиз кызы, Сәгдиева Айсылу Фидәил кызы.

1 урын – Саба районы Олы Кибәче урта мәктәбенең “Күңелле сәхнә” театр коллетивы. Җитәкчесе: Шафикова Гөлсу Рафикҗан кызы.

2 урын – Саба районы Байлар  Сабасы  гимназиясенең  “Яшь талантлар” театр коллективы. Җитәкчесе:  Халилова  Ләйсән Хөрмәтулла кызы.

Зурлар төркеме (8-11 класслар):

1 урын -  Саба районы Сәләтле балалар өчен мәктәп  - интернатның “Мизгел” театр коллективы. Җитәкчеләре: Ганиева Әнисә Илгиз кызы, Шәмсетдинова Ләйсән Тимергали кызы

2 урын – Теләче районы Шәтке урта мәктәбенең “Күңелле сәхнә” театр коллетивы. Җитәкчеләре: Габделхаева Рәзифә Хәкимҗан кызы, Дәүләтшина Ләйлә Әхмәтвәли кызы.

  1. Иң төп приз - Гран-прига  Казан шәһәренең Идел буе районы 16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясенең “Нур” театр коллетивы. Җитәкчеләре: Ибятова Роза Нурһәт кызы (Нургатовна), Гиниятуллина Айгөл  Рәшит кызы.

Чыганак: Мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев