Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

WorldSkills Russia чемпионатының Татарстандагы этабы илдә күләме ягыннан иң зурысы булды

Казанда «Яшь профессионаллар» Төбәк чемпионаты старт алды, анда катнашучылар WorldSkills хәрәкәтенең 91 компетенциясендә көч сынаша.

WorldSkills Russia чемпионатының Татарстан Республикасындагы төбәк этабы илдә колачы ягыннан иң зурысы булды, дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында ярышларны ачу тантанасында.

Россия WorldSkills хәрәкәтенә әле күптән түгел генә керүгә карамастан, аның сизелерлек уңышлары бар инде, диде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков. Үз чыгышыннан соң ул Краснодарда узган чемпионатта призлы урыннар яулаган Татарстанның өч вәкиленә бүләкләр тапшырды.

Чемпионатта «Ворлдскиллс» стандартлары буенча - 814 конкурсант һәм 764 эксперт, «Ворлдскиллс Юниор» стандартлары буенча 131 конкурсант һәм 73 эксперт катнаша.

Төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча федераль сайлап алу ярышларында һәм 2018 елда Көньяк Сахалинда узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Илкүләм чемпионаты финалында катнашу өчен республиканың иң яхшы вәкилләре билгеләнәчәк.


(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев