Саба ТВ

WorldSkills байрагы Шанхайга тапшырылды

"Бик теләп эстафетаны аларга тапшырабыз", - диде Владимир Путин.

(Казан, 27 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). WorldSkills байрагы Кытайның Шанхай шәһәренә тапшырылды. 2021 елда дөнья чемпионаты шунда узачак. Байрак тапшыру"Казан-Арена" стадионында WorldSkills дөнья чемпионатын ябу тантанасы кысаларында үтте.

"Бик теләп эстафетаны аларга тапшырабыз", - диде РФ Президенты Владимир Путин чыгышында.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова WorldSkills байрагына чемпионатның Россиядә узганын дәлилләгән мөһер куйды һәм Кыта хөкүмәте вәкиленә тапшырды. Әлеге тантанада "Ворлдскиллс Россия" "Яшь профессионаллар" берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Кытай ягы әләм тапшыру тантанасына кадәр махсус әзерләп килгән чыгышларын тәкъдим итте.

  • WorldSkills байрагы чемпионат узган 20 илдә һәм Россиянең 24 төбәгендә булган. 

Фото: Рамис Латыпов

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: