Саба ТВ

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов: «Быел тормышыбызда зур үзгәрешләр булачак»

Меңләгән тамашачының яраткан җырчысы Вәсилә Фаттахова арабыздан китүгә ике елдан артык вакыт үтте. Əниләре үлгәннән соң, ике баласын - Кәрим һәм Кәмиләне ире Илгиз үзенең әти-әнисе белән тәрбияли.

- Илгиз, ничек хәлләрегез?
- Әкеренләп эшләп йөрим, балалар үсә... Быел тормышыбызда зур үзгәрешләр булачак. Мин бит, төп эшемнән - төзелештән тыш, концертлар оештыру белән шөгыльләнә идем, хәзер бу эшкә нокта куям. Вакыт җитми, балаларга тиешле игътибар бирергә иде. Чөнки быел Кәрим дә мәктәпкә укырга керә, Кәмилә белән дә шөгыльләнергә кирәк. Бар булган вакытымны балаларга багышлыйм. Өйләнү әлегә планнарда да юк.
- Кәрим әнисен еш хәтеренә төшерәме?
- Юк, хәзер элеккечә түгел инде. Барын да аңлый. Әлбәттә, аңа кыен һәм ямансу, әни иркәсе, ни кочагы җитми... Мин моны күрәм һәм яхшы аңлыйм. Әмма ул аны көтми, бүтән кайтмыйячагын белә. Беркөнне караңгыда урамга чыктык та, улым: "Әти, ул йолдыз - әни һәм ул безгә карап тора", - ди.
Хәзер ул миңа гына ышана һәм миннән генә өмет итә. Мин эштә булганда "ватсап" аша аралашабыз. Әлегә хәреф белми, шуңа да аудиоязмалар, фотолар җибәрешәбез. Нинди тәм-том яки уенчык кирәк икәнен әйтә, мин, әлбәттә, аны кире какмыйм. Әле беркөнне Дүртөйледә идем. Улим миңа аудиохәбәр җибәргән: "Әти, балалар бакчасында ике көн - утренник, әниләр бәйрәме. Минем әни юк, мин барып тормыйм. Аннары, нәнәй белән Кәмиләгә бүләкләр аласы килә", - дип җибәргән. Күзләр, үзем дә сизмәстән, мөлдерәмә яшькә тулды.
Улым әлегә сабый гына булса да, олыларча сөйләшә белә. Дәү әниенә: «Əни озак яши алмады. Дәү әти белән сезгә озын гомер телим», - дигән. Сүз дә юк, ул һәрчак борчыла, без күрмәгәндә планшетыннан әнисе белән төшкән фото һәм видеоларны карый.
Хәзер ул хоккей белән кызыксына башлады. Хәтта мультик та карамый, ә плей-офның барлык уеннарын күзәтә. Хоккей мәктәбенә йөрисе килә, шөгыльләнергә теләге бик зур. Әмма кулдан килмәс дип уйлыйм. Беренчедән, хоккей күп чыгымнар таләп итә. Икенчедән, иртән иртүк торып тренировкаларга йөрер өчен вакыт иркенрәк булырга тиеш.
- Кәрим белән Кәмиләнең мөнәсәбәтләре ничек?
- Сеңлесе өчен җан атып тора. Иртән, уяну белән, аның янына кереп уйный. Нык якын итә. Кәмиләсе дә, абыен күрү белән, шундук елмая, көлә башлый. Кәмилә әле дәвалануда. Неврология ягыннан авырлыклар бар. Мин - эштә, әни аның белән хастәханәгә йөри. Балалар исән-сау гына булсыннар. Аллаһыдан бары тик шуны сорыйм.
- Ялгызлык белән ничек көрәшәсез?
- Вәсилә интервьюларның берсендә: "Үткәннәр белән яшәргә ярамый. Дөньядан киткәннәрнең рухын, истәлеген күңелнең иң яшерен почмагында сакларга кирәк", - дигән. Ничек кенә авыр булмаса да, ул әйткәнчә яшәргә тырышам. Ялгызлык белән көрәшеп булмый. Аңардан кайда гына качып китмә, барыбер яңадан әйләнеп кайтасың. Күп вакыт эштә үтә, Кәрим белән бассейнга йөрибез, кунакка еш барабыз... Әмма барыбер, күпме генә вакыт үтмәсен, күңел әлегә тынычлык таба алмый.

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 15.03.2018

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: