Саба ТВ

«Воронины» сериалы Гиннес рекордлар китабына кергән

Күрсәткечне «Воронины»ның 455 нче сериясендә теркәгәннәр.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Россиянең «Воронины» вакыйгалы комедиясе дөньядагы иң озын җиңел сериал буларак Гиннес рекордлар китабына кергән, дип яза "Известия".

Бу хакта «360» телеканалы СТС телеканалының матбугат хезмәтенә сылтама биреп хәбәр иткән.

Күрсәткечне «Воронины»ның 455 нче сериясендә теркәгәннәр. Россиядә аның беренче эпизодын 2009 елның ноябрендә күрсәткәннәр. Хәзер сериал 20 нче сезон бара һәм шәһәр гаиләсенең өч буын тормышын күрсәтә.

Сериалны башта «Все любят Рэймонда» Америка вакыйгалы комедиясенә охшатып төшергәннәр.

http://tatar-inform.tatar

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: