Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Волжанка” шифалы минераль суы турында 10 факт

Идел буенда яшәүчеләр өчен “минераль су” дигән төшенчәнең нәкъ менә “Волжанка” исеме белән янәшә куелуы һәркемгә билгеле. Үз исемен алган бәһасез байлык, табигать могҗизасы бүгенге көндә Россиядә иң танылган продуктлар исәбенә керә.

Идел буеның горурлыгы һәм даны

Ә ярты гасыр элек оешкан, дәвалау үзлекләренә ия булган минераль суны шешәләргә тутыруны башлаган кечкенә завод - “Волжанка” бүген эре җитештерү предприятиесенә әверелде. “Волжанка” минераль суы – Ундоры табигый төбәгенең чын горурлыгы һәм даны.

Килеп чыгышы

Ундоры суы ни рәвешле дәвалаучы суга әйләнгән соң? Якынча 120 миллион еллар элек хәзерге авыл урнашкан урын диңгез төбендә булган. Аның кешеләре, мәйданы, тирәнлеге һәм тозлылыгы үзгәргән. Төптә утырма токымнар – янучан сланецлар барлыкка килгән.

Миллион еллар узу белән рельеф үзгәрә, территориясе дә күтәрелә һәм коры җиргә әверелә. Нәкъ шушы “диңгезле” үткәне аны үзенчәлекле итә: Ундорның тирә-ягында фәндә билгеле булмаган кәлтә-елан казылмаларын хәзерге вакытта да табалар. Ә утырма токым катламнары аша узучы минераль су органик матдәләргә бай була, алар аны шифалы итә дә инде.

Минераль су экологик чиста табигый зонада үзеннән-үзе бәреп чыга, ул җитештерү оешмасына бик якын территориядә урнашкан. Су тутырылганчы, аны комплекслы чистарту ярдәмендә механик кушылмалардан арындыралар.

 

Борынгы диңгез көче

“Волжанка” минераль суында табигый микрокомпонентларның бай комплексы берләшкән: бакыр, цинк, тимер, литий, марганец, фтор, көмеш, табигый органик матдәләрнең югары күрсәткече.

Ундоры суы әкренләп җыела һәм янучан сланец, глауконитлар, сланец фосфоритларының җир асты токымнарының катламнары, Идел һәм Зөя елгалары арасындагы “диңгез төбе үзәне” буйлап уза. Җир астыннан әкернләп чыгу нәтиҗәсендә, су дәвалау үзлекләре белән тәэмин итүче органик кушылмалар белән байый.

Бу кушылмаларны аерым эзлеклелектә, башта фильтр аша уздыралар һәм чистарталар, ә соңыннан аны кеше организмы өчен файдалы булган минераллар һәм органик катнашмалар белән баеталар.

"Волжанка" уникаль суы. Килеп чыгышы һәм тарихы".

 

 

Аз минерализация

“Волжанка” минераль суы аз минерализациягә ия, димәк, аны сәламәт кешеләргә көнлек су күләмендә, чикләүләрсез эчәргә була. Ләкин минераль суны, дәвалау чарасы буларак, авыру профиле буенча дәвалаучы табиб белән киңәшләшеп эчәргә кирәк. Ул авыру очрагына карап, дөрес режим билгеләячәк.

“Волжанка” суын бальнеологик дәвалауда куллану мөмкинлеген белгеләүче төп актив компонент – суда эрегән органик матдәләр комплексы.

 

Уникаль шифалы минераль су

“Волжанка” минераль суы үзенең составы буенча – табигый, эчәргә яраклы, шифалы, сульфат-гидрокарбонатлы магний-кальцийлы, күп күләмдәге органик матдәләргә бай. “Волжанка гидрохимик типтагы атама белән – “Ундоровский” XXXIII төркемгә, “Табигый, минераль, эчәргә яраклы сулар” исемле буларак ГОСТ Р 54316-2011 ка кертелде.

Минераль шифалы су Ундора авылы янында 13 минераль чыганактан алына, төп чыганак - №1 Чыганак “Төп” – Малиново чокырында.

“Волжанка” минераль суының химик составы, мг/л:

Микрокомпонентлар: бакыр, цинк, тимер, литий, марганец, фтор, көмеш.

Гомуми менирализация: 0,8 – 1,2 г/л.

Дәвалау үзлекләре

ГОСТ Р 54316-2011 буенча “Волжанка” минераль шифалы суын дәвалау өчен куллану (өзлегү фазасыннан тыш) түбәндәге авырулар вакытында киңәш ителә:

-       Ашказаны секретор функциясе түбән булган хроник гастрит;

-       Бавыр, үт куыгы һәм үт куу юллары авырулары;

-       Ашказаны асты бизе авырулары (хроник панкреатит);

-       Матдәләр алмашы бозылу (шикәр диабеты, симерү, тоз һәм липидлар алмашы бозылу);

-       Сидек куу юллары авырулары (хроник пиелонефрит, сидек-таш авыруы, хроник цистит, уретрит).

*Су эчеп дәвалану алдыннан авыру профиле буенча табиб белән киңәшләшү мөһим!

 

Заманча җитештерү

Каптаж корылмалар мәйданында кырыс санитар режим, суның табигый чисталыгын, составының сыйфатын һәм тотрыклылыгын сакларга ярдәм итә.

Суны агызу технологиясе суның тоткарланып торуын булдырмый һәм әчү процессларын киметә. Шешәләргә тутыру вакытында су углерод окисе белән баетыла һәм, табигый балансын бозмас өчен, башка бернинди эшкәртү аша да узмый.

Суны тутыру бу очракта “Волжанка” минераль суын мәҗбүри рәвештә углерод окисе белән (газлаштыру) белән баетуны күздә тота. Бу суның физик-химик һәм озак вакытка дәвалау үзлекләрен саклау максатыннан эшләнә.

 

Үзеннән-үзе бәреп чыгучы табигый чыганаклар

Оешманың эшләү дәверендә, Ундора чыганагы буларак, үзе бәреп чыгучы “Төп” №1 чыганакны тикшерү буенча комплекслы гидрогеологик эшләр башкарылды. “Волжанка” суы һәм аның чыгу урыны турында тиешле бәяләмәләр һәм фәнни эшләр өчен күләмле мәгълүмат тупланды.

Тикшерү барышында әлеге минераль суның генезисы җентекләп өйрәнелә, запасларга һәм су чыгу урынының экологик саклануына бәяләмә бирелә. Шуны да аерым билгеләп үтәргә кирәк: барлык эшләр дә “Волжанка” минераль су заводы һәм аның җитәкчесе, оешма идарәсе рәисе Горшков Михаил Александрович инициативасы һәм инвестицияләре хисабына эшләнелә.

Ундора чишмәләреннән минераль су тутыру махсус су чыгаручы скважиналар боруламыйча һәм җир астыннан су чыгару насосларын урнаштырмыйча башкарыла. Әлеге алым бу табигый төбәктәге табигый экологик баланска зыян китерми.

Ундора җирлеге Малиново чокырындагы, үзеннән-үзе бәреп чыгучы “Төп” №1 чыганак.

Волжанка минераль су Ундора заводы минераль су табуның мәҗбүри алымнарын кулланмый, димәк аны агызу Ундора төбәгенең табигатенә зарар салмый һәм су чыганакларын да таушалдырмый.

"Волжанка" минераль шифалы суы: Ундора төбәгенең табигый көче - сезнең сәламтлек һәм матурлык өчен!

 

 

Сыйфат һәм экологик саклау

Заводның аттестация узган химик-аналитик лабораториясе бар. Лабораториянең төп бурычы – минераль суны һәм эчемлекләрне агызу барышында сыйфатны контрольдә тоту. Бу чыганактан башлап, әзер продукция җитештерүне, шулай ук савытлар һәм төргәкләүне дә күздә тота.

Шулай ук, минераль су составының сыйфаты Мәскәүдәге һәм Казандагы аккредитацияләнгән лабораторияләрдә һәрдаим контрольдә тотыла.

“Волжанка” оешмасының тирә-юньне экологик күзәтү һәм гидрогеология буенча режим-эксплуатацион станциясе дә бар. Әлеге хезмәт минераль суның чыганаклардагы сан һәм сыйфат күрсәткечләрен күзәтә, суның килеп чыккан урынын һәм оешманың үзен саклауны, санитар иминлеген булдыруны тәэмин итә.

 

Өйрәнелгән, бүләкләнгән һәм танылган

Тернәкләндерү һәм курортология Россия фәнни үзгенең гидрология һәм бальнеология белгечләре Ундора минераль суын һәм аның формалашу шартларын җентекләп өйрәнделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча суның чыгу урынын дөрес итеп эксплуатацияләү буенча фәнни технологик киңәшләр бирелде, “Волжанка” белән дәвалану файдалы булган авырулар исемлеге төзелде.

“Волжанка” минераль суының дәвалау үзлекләрен башка федераль фәнни үзәкләр дә исбатлый: РФ Президенты эшләре Медицина үзәге Идарәсе, Мәскәү шәһәренең Сеченев исемендәге ММА урология кафедрасы, Казан дәүләт медицина университеты. “Волжанка” шифалы суының сыйфаты, Россиядә һәм чит илләрдә узучы күргәзмәләрдә һәрдаим югары бәя ала. Моңа дәлил – 100 артык медаль, 400 төрле дипломнар һәм төбәкара, федераль һәм халыкара грамоталар. 

“Волжанка”ның сыйфатын һәм тиешле популярлыгын исбатлаучы тагын бер дәлил – 2016 елда оешма федераль дәрәҗәдәге югары бүләккә – “Бөтенроссия маркасы (III меңьеллык)” Платина сыйфат билгесенә лаек була.

Конкурста катнашучы товарларны бәяләү объектив һәм дөрес булсын өчен, экспертизаны, ФГУ «РОСТЕСТ-Москва» - Россиянең сертификация һәм тикшеренүләр үзәге базасында төзелгән бәйсез Экспертлар комиссиясе уздыра.

- Дөнья таләпләренә туры килүче, югары җитештерү технологияләре һәм сыйфатны даими күзәтеп бару, безнең кулланучылар өчен лаеклы продукция эшләп чыгарырга ярдәм итә, - дип сөйли ПО УЗМВ “Волжанка” идарә рәисе Михаил Горшков. – Кешеләр, табигать үзе барлыкка китергән, югары дәрәҗәдәге, сыйфатлы продукт куллансын өчен, “Волжанка” сәүдә маркасы астында продукция чыгарып, без яраткан эшебезгә бар күңелебене бирәбез. Бүгенге көндә үз продукциябезнең Идел буе төбәгеннән читтә дә сатылуы белән горурланабыз, һәм безнең планнарда бу биеклекне саклау һәм яңа үрләр яулау. 

 

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев