Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Владимир Путин юлларда видеокүзәтү камераларын яшермәскә өнди

Юлларда видеокамералар урнаштыруның максаты - юлларда аварияләрне һәм травматизмны киметү дигән Владимир Путин

Юлларда видеокамералар урнаштыруның максаты - юлларда аварияләрне һәм травматизмны киметү. Моның белән бәйле рәвештә, Владимир Путин бу өлкәдә эшләгән өчен җавап бирүчеләрне камераларны яшермәскә өндәгән. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

«Аларны урнаштыруның максаты - юлларда аварияләрне һәм травматизмны киметү, кешеләрнең гомерен саклап калу. Бу камераларны, бигрәк тә куркыныч участокларда яшерергә кирәкми», - дип белдергән Президент Кремльдә узган Дәүләт Советы утырышында.

Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләрне юл кагыйдәләрен үтәргә өндәү урынына, аларга штраф кына язалар, ә бу максат түгел дигән Путин. Ул шулай ук аны утырышта катнашучылар гына түгел, Кремльдән читтәгеләр дә ишетергә тиешлеген әйткән.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев