Реклама
«Кортеж» проекты 2012 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Владимир Путин инаугурациягә «Кортеж» проектына караган яңа лимузинда килде.
Трансляция кадрларында Путинның үз резиденциясеннән чыгып, яңа автомобильгә утырган мизгелләрне күрсәттеләр. «Кортеж» дәүләт башлыгын Зур Кремль сараена алып килде, биредә инаугурация тантанасы үткәрелде.
«Кортеж» проекты 2012 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм ул Президент лимузиныннан тыш, унификацияләнгән платформада берничә сак автомобилен дә үз эченә ала.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз