Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Владимир Путин дача амнистиясен озайтты

Федераль закон рәсми рәвештә басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Россиядә дача амнистиясен 2021 елның 1 мартына кадәр озайтканнар. Тиешле законга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Күрсәтелгән датага -2021 елның 1 мартына кадәр бакча участокларындагы йортларга хокукны гадиләштерелгән рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Закон күчемсез милекне гражданлык әйләнешенә җәлеп итүгә һәм шәхси торак секторын үстерүгә стимул бирәчәк.

Закон шулай ук Россия төбәкләре тарафыннан кадастр эшләре өчен чикле максималь дәрәҗәдә бәяләрне билгеләү мөмкинлеге турында срогы чикләнмәгән норма кертә. Моннан тыш, коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзаларына гомуми милектә булган җир кишәрлекләрен, шул исәптән гомуми файдаланудагы җирләрне ташламалы бушлай бирү вакыты озайтыла.

Федераль закон рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

Фото: https://info.sibnet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев