Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучыларга сәлам юллады

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кунаклары һәм делегатларына телеграмма юллаган. Аны форумда катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укып үтте.

Бу минутларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында съездның пленар утырышы уза.

"Сезне Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылу уңаеннан сәламлим. Россия төбәкләреннән һәм берничә чит илдән вәкилләрне үзенә җыйган бу форумны иҗтимагый әһәмияткә ия вакыйга дип саныйм. Дин, мәдәниятләр, традицияләр күптөрлелеге күп милләтле Ватаныбызның төп хәзинәләренең берсе булып санала. Һәр халыкның үзенчәлекләрен саклап калу, илдә тынычлыкны, милләтара һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгыту мәсьәләләренә дәүләт өстенлекле игътибар бирә. Шушы киңкүләм һәм кирәкле эшнең уңышлы баруында Бөтендөнья татар конгрессы кебек иҗтимагый оешмалар хезмәте зур, быел конгресс 25 еллыгын билгеләп үтә. Аның татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә, мөһим мәгариф, мәгърифәт проектларын, шул исәптән халыкара хезмәттәшлек өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга йөз тоткан тырышлыгы тирән ихтирамга лаек.

Съезд иҗади рухта, нәтиҗәле төстә узар, һәм эшлекле мөнәсәбәтләр һәм шәхси элемтәләр урнашуга этәргеч бирер дип ышанам. Форум кунаклары һәм делегатларына иң изге теләкләр", - диелә Илбашы сәламләвендә.

Реклама

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев